Вавель: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «thumb|right|300px '''Вавель''' — Польшаның Краков шәһәрендә, Висла яры буенда, Вавель…»
(аермасы юк)

12 июн 2016, 18:31 юрамасы

ВавельПольшаның Краков шәһәрендә, Висла яры буенда, Вавель тавында урнашкан архитектура комплексы. Комлекска Вавель зáмогы, Изге Вацлав һәм Изге Станиславның кафедраль соборы, милли каһарманнарга куелган һәйкәлләр, корольләр, милли каһарманнар, дин эшлеклеләренең каберләре керә. Вавель — Краковның, гомумән, Польшаның милли символы.

Тарих

 
Висла елгасы ягыннан күренеше
  • Х гасырда Вавель тавында Польша корольләренең Пяст династиясе үзләренә резиденция (зáмок) төзи. Вавель тавы Висла өсте тигезлегеннән 25 м га күтәрелә. Зáмокның икенче ягыннан тирән сулы канау казыла. Дошманнарга замокны яулап алу мөмкин булмый.
  • 1000 елда, Краковта епископлык төзелгәч, Вавель Краков христиан епархиясе үзәгенә әйләнә. Шулай итеп, Вавель барлык Польшаның мәдәни-сәяси һәм дини тормышында әһәмиятле урын ала башлый.
  • ХI гасырның 1нче яртысыннан XVII гасыр башына кадәр Вавель Польша корольләренең резиденциясе булып тора.
  • 1320 елда Пяст династиясеннән булган Польша короле Владислав Локетек Вавель тавында үзенә резиденция төзи. Вавельдәге кафедраль соборда (1320-1364 елларда төзелгән) хатыны Ядвига белән башларына таҗ кияләр. Владиславның улы Бөек Казимир III корольләр резиденциясен готика стилендәге зáмок итеп үзгәртеп кора. Шул елдан башлап, барлык Польша корольләре дә нәкъ шушы зáмокта башларына таҗ кияләр, шунда ук якты дөнья белән хушлашалар да.
  • Зáмокның төп өлешләре 1504-1535 елларда, корольләр Александр Ягеллончик (1501-1535) һәм Өлкән Зигмунт I (1506-1548) вакытында төзелә.
  • Ренессанс стилендәге корылмаларны мигъмарлар — диварлар кору өчен җаваплы Эберхард Розенберг (Eberhard Rosenberg), таштан декоратив бизәкләр ясау һәм эчке галереяләр өчен җавалы Францишек Флорентчик (Francyszek Florentczyk) төзи. Аларның эшен архитекторлар Бенедикт (Benedykt), Флоретчик (Floretczyk), Бартоломео Береччи (Bartolomeo Berecci) дәвам итә. Нәкъ шушы мигъмарлар кулы белән Вавель зáмогы Аурупада Яңарыш чоры мәдәниятенең гүзәл һәйкәленә әйләнә.
  • 1609 елда король Зигмунт III Краковны ташлап киткәч, Вавельнең әһәмияте кими, зáмок матурлыгын җуя башлый.
  • 1656 елда Швеция басып алгач, зáмок янгыннардан зарарлана. 1702 елгы янгын аеруча көчле зыян сала. Шведлардан соң килгән австриялеләр 1795 елдан 1905 елга кадәр зáмокны казарма итеп файдаланалар, төрле биналар өстәп коралар.
  • 1858 елда замок яңадан сафка бастырыла.
  • 1930 елдан рәсми рәвештә зáмок музей итеп игълан ителә.
  • ХХ гасыр уртасында, Краковны фашистлар басып алгач, Краков генерал-губернаторлыгының һәм губернатор Һанс Франкның резиденциясе булып торган чорда, зáмок шулай ук какшый. Яшерелмәгән затлы әйберләр урланып бетә.
  • Сугыштан соң поляклар зáмокны торгызу эшенә керешәләр, Канадага илтеп яшерелгән экспонатлар кире кайта.
  • Соңгы реставрация 2003 елда үткәрелә.

Зáмок

Сенатор манарасы

Сенатор манарасы XV гасырда төзелә. Асты таштан, өске ягы кирпечтән өелгән. Комплекста иң биек манара исәпләнә. 1534 елда замок белән тоташтырыла. Манара озак еллар корольләрнең киемнәрен саклау урыны булып хезмәт итә. Шулай ук дәүләт җинаятьчеләрен дә ябып торалар.

Сандомир манарасы

Сандомир манарасында Сандомирдан булган асылзат җинаятьчеләрне ябып тотканнар. Краков Австрия кул астында чагында, австриялеләр манарага үзгәртүләр кертә. Озак еллар зáмокның хезмәтчеләре яши торган урын булып санала. 2002-2003 елларда уздырылган реконструкция вакытында манара иң беренче булган кыяфәтен ала, австриялеләр керткән үзгәртүләрдән баш тарталар.

Явызлар яки Караклар манарасы

Әлеге манарада иң явыз җинаятьчеләр — король казнасын талаучылар ябып тотыла.

Замок ишегалды

 
Аркадалы ишегалды

Зáмокның бишпочмак шәкелендә, ренессанс стилендә төзелгән ишегалды мәйданы — 2800 дүрткел м.
Ишегалдына чыгучы биналарның ике аскы каты ярымтүгәрәк аркадалар белән эшләнгән. Өченче катта аркадалар юк, икеләйтелгән колонналар зáмокның ишегалдына таба чыгып торган түбәсен тотып торалар.

Зáмокта Польшаның милли каһарманы Тадеуш Костюшкога атлы скульптура урнаштырылган.

2016 елның июлендә Краковта, Вавель тавында Рим папасы Франциск катнашында Бөтендөнья (христиан) яшьләренең фестивале үтә.

Сылтамалар

Моны да карагыз