Мөдәррис Вәлиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
| һөнәр =
| туу датасы = 30.05.1953
| туу җире = {{байрак/ТАССР}}, {{Туу җире|Әлки районы|Әлки районында}}, [[Яңа Камка]] авылы
| туу җире =
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы =
| үлем җире =
Юл номеры - 24:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Мөдәррис Вәлиев''' (әдәби псевдонимы – '''Салих Маннапов''') — әдәбият тәнкыйтьчесе, [[шагыйрь]].
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Әдәбият тәнкыйтьчесе, [[шагыйрь]] Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) [[1953 ел]]ның [[30 май|30 маенда]] Татарстанның [[Әлки районы]] [[Яңа Камка]] (Мәүләшә) авылында дөньяга килә. Егерме сигез яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның [[Татар Мулласы]] авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше [[Алпар]] авылы мәктәбендә урта белем ала.
 
1971–1976 елларда [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый. Ул шулай ук студентларның гыйльми җәмгыятенә яратып йөри, вузара фәнни конференцияләрдә докладлар укый, әдәбият фәненә караган беренче эшләре белән университет күләмендәге конкурсларда дипломант була. Фәнни эшкә сәләтен күреп, аңа [[Хатыйп Госман|Х.Госман]], [[Ибраһим Нуруллин|И.Нуруллин]], [[Нил Юзиев|Н.Юзиев]] кебек остазлары – танылган галимнәр игътибар итә, аспирантурада укырга калу турында тәкъдимнәр ясала; әмма ул университет дипломын яклаганчы ук «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнашуны хәерлерәк күрә.
Строка 43 ⟶ 44 :
Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм [[Муса Җәлил премиясе|М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә]] ([[2003]]) лаек була.
 
М.Вәлиев тәрҗемәче буларак та билгеле. Аерым алганда, ул рус телендә иҗат итүче татар язучысы [[Зөфәр ФәтхетдиневнеңФәтхетдинев]]нең берничә детектив повестен һәм романын, чуаш язучысы М.Юхманың Мулланур Вахитов турындагы тарихи романын татар теленә тәрҗемә итә. Аларның һәркайсы Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрә. 1989 елда ул «Балалар календаре» дигән исем белән (үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында да шул исемдә еллык календарьлар чыгып килә иде) әдәби-нәфис һәм фәнни-популяр материаллардан зур җыентык төзеп чыгара.
 
М.Вәлиев – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге, 1989 елдан Татарстан берлегенең идарә әгъзасы.
Строка 86 ⟶ 87 :
==Чыганак==
* [http://matbugat.ru/enc/vliev-mdrris-400/ Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.]
 
{{DEFAULTSORT:Вәлиев, Мөдәррис}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары]]