Лесото: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata)
мәгълүмат өстәдем
Юл номеры - 36:
'''Лесо́то''' ({{lang-en|Lesotho}}, [[сесото]] ''Lesotho''), рәсми исеме''' Лесо́то Корольлеге ''' ({{lang-en|Kingdo[[Масеру]] of Lesotho}}, [[сесото]] ''Muso oa Lesotho'') — [[Африка]]ның көньягында урнашкан [[дәүләт]]-анклав, бөтен территориясе [[Көньяк Африка Җөмһүрияте]] тарафыннан уратылган. Башкаласы — [[Масеру]] шәһәре.
 
=== Гомуми мәгълүмат ===
{{Rq|stub|image}}
 
==== Географик урнашуы ====
Лесото - [[Африка]]<nowiki/>ның көньягында урнашкан ил. Барлык яклардан [[Көньяк Африка Җөмһүрияте]] белән уратылып алынган.
 
=== Мәйданы ===
Лесотоның мәйданы 30 335 кв. км.
 
=== Төп шәһәрләр, административ бүленеш ===
Лесотоның башкаласы - Масеру (170 мең кеше).
 
=== Дәүләт төзелеше ===
Лесото - конституцион монархия. Дәүләтнең башы - патша Летсие III (1996-ынчы елның 7 февраленнан). Хөкүмәт башы - премьер-министр. Ил [[Милләтләр Дуслыгы]]<nowiki/>на керә.
 
=== Табигате ===
 
==== Рельеф. ====
Лесото Басуто платосын били (иң югары биеклек 3482 м), ул көнчыгыштан һәм көньяктан Аждаһа таулары белән чикләнгән.
 
==== Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар ====
Илнең җирләре эчендә алмаз, кварц, күмер, уран запаслары бар.
 
==== Климат ====
Лесотоның климаты кискен континенталь, һәм температура +32°С тан үзәннәрдә -7°С ка кадәр үзгәрә. Тауларда температура контрасты тагын да кискенрәк.
 
==== Эчке сулар ====
Төп ил - Оранж елгасы
 
==== Туфраклар һәм үсемлекләр ====
Югары тауларның фәкыйрь үсемлекләре купшы Альп болыннары белән алмаша, ә тагын да түбәнрәк чәнечкеле акация утраулары белән алмаша.
 
==== Хайваннар дөньясы ====
Фауна фәкыйрь; зур хайваннардан - кара буйволлар, вак антилопалар.
 
=== Халкы һәм теле ===
Илнең халкы якынча 2,09 млн. кеше, уртача тыгызлык 1 кв. км га 69 кеше. Этник төркемнәр: басото (сото этник төркеменең тармагы) - 79%, нгуни - 20%, аклар (күбесенчә дәүләт хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр һәм миссионерлар) - 1%. Телләр: [[инглиз теле]], сото (икесе дә дәүләт теле).
 
=== Дин ===
Католиклар - 38%, протестантлар - 42%, мәҗүсиләр - 20%.
 
=== Кыскача тарихи тасвирлама ===
XIX гасырның 1-енче яртысында Лесото территориясендә XVII-XVIII гасырларда яши башлаган суто кабиләләре кабилә башы Мошеша I җитәкчелегендә берләшкән.
 
1868 елда Лесото британ протектораты булган (исеме Басутоланд булган). 1966 елның 4 октябренда ил бәйсезлек яулаган. 1970 елдан 1993 елга кадәр илдә хәрби режим хөкем сөргән.
 
=== Кыскача икътисади тасвирлама ===
Лесото - капитализмга кадәр мөнәсәбәтләр элементлары белән аграр ил. Авыл хуҗалыгының төп тармагы - йон сарык үрчетүе. Кукуруз, бодай, сорго үстерәләр. Алмазлар чыгару. Экспорт: йон, алмазлар.
 
Акча берәмлеге - лоти
 
== Чыганаклар ==
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003{{Rq|stub|image}}
 
{{Африка илләре}}