Цивилизация: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Milli (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Цивилизация''' (лат. civilis — гражданин{comment|ватандаш|граждан}, дәүләт) — билгеле бер [[икътисад]]и формациянең иҗтимагый, рухи һәм матди үсеш кимәле; өләшелгән иҗтимагый үсеш, матди һәм рухи мәдәнилек кимәле.
 
Цивилизация ул — [[кеше]]лек [[Җәмгыять|җәмгыят]]енең югары дәрәҗәгә ирешкән җитештерү көчләре, фән-техника казанышларының тулысынча хезмәт ияләре мәнфәгатенә җавап тапшыручы, кешеләрнең тигезлек һәм дөреслек мөнәсәбәтләрен тәэмин итүче баскычы. Цивилизация — бер бөтен система. Ул төрле элементлардан тора. Аңа югары дәрәҗәдәге [[икътисад]], [[Җәмгыять|җәмгыятьнең]] гаделлек белән кызу социаль, хокукый һәм сәяси төзелеше, рухи тормышы, шул исәптән [[фән]], [[Sänğät|сәнгать]], әхлак нормалары, [[дин]] һ. б. элементлар хас. Һәр элемент аерым цивилизациянең үзенчәлеген чагылдыралар. Цивилизация ниндидер тышкы йогынтыларга бирелүчән булса да, аның үзәге, төп сыйфатлары эчпошыргыч кала. Борынгы [[Юнаннар|греклар]] цивилизациясен кытай һәм һинд цивилизацияләр белән, ә [[урта гасырлар]] Көнчыгыш цивилизациясен [[Майя (цивилизация)|майя цивилизациясе]] белән бутап булмый. Цивилизациянең нигезен матди җитештерү тәшкил итсә дә, анда рухи факторның йогынтысы да сизелә.