Мөдәррис Вәлиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
}}
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Әдәбият тәнкыйтьчесе, [[шагыйрь]] Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) [[1953 ел]]ның [[30 май|30 маенда]] Татарстанның [[Әлки районы]] [[Яңа Камка]] (Мәүләшә) авылында дөньяга килә. Егерме сигез яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.