Википедия:Тавыш бирү:Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Соңгы вакытта Викимедия вәкилләре ТатВикидә Кулланучы бәхәсе:Kaganer|Авторлык хокукларын бозу хә…»
 
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
Соңгы вакытта Викимедия вәкилләре ТатВикидә [[Кулланучы бәхәсе:Kaganer|Авторлык хокукларын бозу хәлен тәртипкә китерергә чакыралар]], хәттә Авторлык хокукларын бозу сәбәпле бөтен Татар Википедиясен ябарга яныйлар. Шуңа күрә кичектермичә Авторлык хокукларын бозуны бетерү процедурасын кабул итәргә кирәк. Шәхси низагларны булмас өчен һәр Авторлык хокукларын бозу очрагы тик билгеләнгән процедура аша үтәргә тиеш:
 
*1) Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкалә өлешендә (яисә бөтен мәкаләдә) махсус калып ({{tl|АХБШМ}}) урнаштырыла. Әлеге калыпта оригинал чыганак күрсәтелә, мәҗбүри рәвештә [[Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр]] битендә бәхәс ачыла, анда җәдвәл ясала: сул якта - мәкаләнең тексты, уң якта - оригинал чыганакның тексты һәм чыганак күрсәтелә. Чагыштырганнан соң, кимендә ике атналык фикер алышу нәтиҗәсендә Авторлык хокукларын бозу турында карар кабул ителә.
*2) Әгәр [[Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр]] битендә күпчелек катнашучылар мәкалә өлешендә (яисә бөтен мәкаләдә) Авторлык хокукларын бозуны таный икән, әлеге мәкаләдә махсус калып ({{АХБМ}})урнаштырыла: ''бу текстта Авторлык хокуклары бозыла, ике атна дәвамында текст үзгәртелмәгән очракта бетереләчәк''.
*3) Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр аерым [[Википедия:Проект:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр/Мәкаләләр]] исемлегенә кертелә, анда ''дәваланган'' мәкаләләр "төзәтелгән" дип билгеләнә.