Гәүһәр Камалова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «КАМА́ЛОВА Гәүһәр Габдулла кызы (29.9.1922, Ташкент — 6.4.1990, Казан), драма актрисасы, ТАССРның халык (1976…»
 
{{Шәхес {{чыганаклар юк}} {{rq|stub|wikify|check|image}} Төркем:Кариев театры актерларыТөркем:Камал театры актерлары
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Гәүһәр Камалова
| рәсем = [[Файл:|250px]]
| рәсем_зурлыгы = 250px
| alt = <!— -->
| рәсем язуы =
| тулы исем = КАМА́ЛОВА Гәүһәр Габдулла кызы
| һөнәр = драма актрисасы
| туу датасы = 29.9.1922
| туу җире = {{туу җире|Ташкент|Ташкентта}}
| гражданлык = {{USSR}}
| милләт = [[татар]]
| үлем датасы = 6.4.1990
| үлем җире = {{үлем җире|Казан|Казанда}}
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = ТАССРның халык (1976), РСФСРның атказ. (1983) артисты.
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
КАМА́ЛОВА Гәүһәр Габдулла кызы (29.9.1922, Ташкент — 6.4.1990, Казан), драма актрисасы, ТАССРның халык (1976), РСФСРның атказ. (1983) артисты.
Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате ин-ты (ГИТИС) каршындагы Татар театр студиясен тәмамлый (1949). 1949–50 елларда Казан Яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) татар төркеме актрисасы, 1950 дән Татар акад. театрында. Студент елларында уйнаган беренче рольләреннән үк (Васса Железнова, М.Горькийның шул исем. пьесасы; Кунакай — «Козы көрпеш һәм Баянсылу», Г.Мөсрәпов) үзен көчле драматик темпераментка ия актриса буларак таныта. К.ның Татар акад. театры сәхнәсендә тудырган образлары характерның асылына төшеп бөтен тирәнлеге б-н ачылуы, социаль характеристиканың төгәллеге, форма ныклыгы, ачыклыгы ягыннан аерылып тора: Соколова, Софья, Полина («Соңгылар», «Дошманнар», М.Горький), Галиябану (М.Фәйзинең шул исем. пьесасы), Гайнавал, Ханзафа («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Мәргидә («Хөррият», М.Әмир), Камилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Зөләйха («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Гашия («Ир-егетләр», Т.Миңнуллин), Тулганай («Анам кыры» телевизион спектакле, Ч.Айтматов повесте буенча) һ.б. Сурәтләүдә әһәмиятлелек һәм масштаблылыкка ирешеп, актриса тыйнак, әмма ышандырырлык төгәл чаралар ярдәмендә көчле характерлы хатын-кыз образларын иҗат итә: Хәят («Мәхәббәтең чын булса», Х.Вахит), Диаконисса («Сукыр», Э.Альт). К.ның комедиячел таланты Шәмсия, Бибигайшә («Күк капусы ачылса», «Ике килен-килендәш», Х.Вахит), Фәүзия («Әнә килә автомобиль», Ф.Яруллин), Гөлбану («Назлы кияү», К.Тинчурин), Әйшә, Гөлбану («Зифа», «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Камилә («Кыз урлау», М.Кәрим) рольләрендә ачыла. Әлеге образларга теге яки бу күренешләрне гротеск дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләү, тормыш дөреслеге хас.
 
{{чыганаклар юк}}
{{rq|stub|wikify|check|image}}
[[Төркем:Кариев театры актерлары]][[Төркем:Камал театры актерлары]]