Мирас (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к фото өстәү + өзелгән цитатаны тулысынча китерәм
Юл номеры - 2:
| исем = Мирас
| оригиналь исем =
| рәсем = [[Файл:Мирас.JPG|250px]]
| имза =
| төр = Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал
Юл номеры - 22:
| язылу индексы =
}}
[[Файл:Мирас 1.JPG|250px|thumb|right|Журналның 1998 елгы 12 нче саны]]
'''«Мирас» журналы''' — айлык Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис академик журналы. Казанда 1991-2009 елларда чыгып килгән.
 
Строка 28 ⟶ 29 :
Укучылар, галим-голәма арасында абруй казанган «Мирас» журналы, [[ЮНЕСКО]] һәм [[ТӨРКСОЙ]] кебек халыкара оешмаларның реестрына теркәлеп, халыкара әһәмияткә ия булган үзенчәлекле милли-рухи һәм мәдәни-интеллектуаль басма статусын алды.
 
Даими рубрикалары: «Милли мәгариф», «Халык иҗаты», «Шигърият», «Тарихи мирас», «Сәяси мирас», «Археологик мирас», «Сәнгать белеме мирасы», «Борынгы бабаларыбыз тарихы», «[[Алтын Урда]] тарихы», «[[Казан ханлыгы]] тарихы», «[[Төрки халыклар]] дөньясы», «Мирас» энциклопедиясе, «Мирас» почтасы» һ.б. Журнал битләрендә татар халкының тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре басыла, аларны саклау һәм өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре тикшерелә. Журнал татар халкының, Русиянең башка халыкларының мәдәни мирасын пропагандалау буенча зур эш башкара, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен булдыру һәм үстерүдә катнаша. «Мирас»та атаклы язучы һәм публицистларның мәкаләләре басыла, журнал белән Татарстан, РФ һәм чит илләр галимнәре, мәдәният эшлеклеләре хезмәттәшлек итә. 1992 дә редакция [[Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк]] булдыра. 2010 да чыгудан туктый. 2012 дән «Чын мирас», 2014 тән «[[Безнең мирас (журнал)|Безнең мирас]]» булып чыга башлый<ref>[http://tatarile.org/maglumat/tt/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%C2%AB%D0%BC%D0%B8%D1%80%D0%B0%D1%81%C2%BB «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә]</ref>.
 
“Мирас” журналының авырлыклары 2009 елның 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыккач башлана. Бу әсәрне “Мирас” журналы мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм драматург [[Эсфир Яһүдин]] иҗат иткән. Драма каһарманы буларак әсәргә кертелгән [[Адольф Һитлер]]ның патриот шагыйрь буларак танылган Муса Җәлил белән очрашып сөйләшү күренеше кайсыбер әдәбиятчыларда ризасызлык уятты. Алар тырышлыгы белән баш мөхәрриргә [[Муса Җәлил]]нең Мәскәүдәге гаиләсе шикаяте буенча җинаять эше кузгатылды, [[Татмедиа]] оешмасы бюджет финаслауны туктатты.<ref>[http://beznen.ru/basma/2009-37/kem-cingen-kem-satkan/ Кем җиңгән, кем саткан?]</ref>