Андрей Сахаров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 46:
Андрей Сахаров белән Яков Зельдовичның термотөш коралын булдырганда хезмәттәшлеге аеруча гыйбрәтле һәм кызыклы. Галимнәр КБ-11дәге теоретик юнәлешнең төрле секторларын җитәкләгәннәр. Ләкин алар административ мәшәкатьләр белән артык мавыкмаганнар һәм хуҗалык-идарә эшләрен күбрәк урынбасарларына йөкләгәннәр. Ике секторның эшчәнлеге мәгънәсез административ киртәләрдән арындырылган һәм башлыча үзоешу принципларына корылган булган: фәнни хезмәткәрләрнең, моңа ихтыяҗ булган очракларда, ирекле рәвештә берләшеп эшләү мөмкинлеге дә булган.
 
Рәсми җитәкчеләр булган галимнәр үзләре дә шундый “эш бүлешү” үрнәге күрсәткәннәр. Андрей Сахаров еш кына үзенең фәнни ачышларын һәм яңа идеяләрен гомуми анализлау һәм интуитив фикер йөртү ысулы белән, теоретик яктан нигезләмичә генә тәкъдим итә торган булган. Һәм боларның дөреслеген атом-төш физикасы теориясен кулланып исбатлауны моңа аеруча сәләтле Яков Зельдович башкарган. Шуның белән күмәк эш бермә-бер тизрәк барган. <ref>http://booktracker.org/viewtopic.php?t=66583%7C"Объект" кешеләре" китабы, 1996, Саров</ref>
 
СР-симметрия - ике симметрия тапкырчыгышы: