Швейцария догасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 388:
[[2014]] елда “Швейцария гомумфайда җәмгыяте” (алм. Schweizerische Gemeinnützige Gesellschaft — SGG) исемле иҗтимагый оешма илнең яңа һимнына бәйге игълан итте. Соңгы мәгълүматлар буенча, яңа һимн проекты буларак 208 тәкъдим кергән инде.<ref>https://de.wikipedia.org/wiki/Schweizerische_Gemeinn%C3%BCtzige_Gesellschaft</ref> Яңа текстларның күбесе "дога" көенә җырлана, ләкин башка популяр һәм махсус иҗат ителгән яңа музыкага нигезләнгәннәре дә бар.
 
Шунысы кызык ки, SGG сәхифәсендә тавыш бирүчеләр тарафыннан әлегә иң яхшысы дип табылган текстны (югарыдагы, алман телендә генә язылган "Weisses Kreuz auf rotem Grund...") Цүрихта яшәүче 62 яшьлек Вернер Видмер (Werner Widmer), моннан 125 ел элек "Швейцария догасы"ның авторы булган кешенең фамилиядәше, язган.<ref>https://www.chymne.ch/de/news/auf-widmer-folgt-widmer</ref> Тавыш бирүчеләрнең 45 проценты аны гамәлдә булган һимн текстыннан яхшырак дип саный.<ref>http://www.watson.ch/Schweiz/articles/871879750-Eidgen%C3%B6ssisches-Volksmusikfest-2015--Neue-Nationalhymne-soll-%C2%ABWeisses-Kreuz-auf-rotem-Grund%C2%BB-heissen</ref>
 
Тормышлар бөтен булгач, хәл ителә торган проблемнар да яңа һимн булдырудан артмый. Бундесрат исә әлегә бу ымсынуларны кире кагып килә. Сөреш дәвам итә...