Швейцария догасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 327:
== Һимн һәм сүз-гамәл иреге<ref>https://de.wikipedia.org/wiki/Schweizerpsalm</ref>;<ref>https://de.wikipedia.org/wiki/Schweizerische_Gemeinn%C3%BCtzige_Gesellschaft</ref>;<ref>https://www.chymne.ch/de</ref> ==
 
“Швейцария догасы” халык күңеленә барып ирешкәч, аны гомумдәүләт һимны итеп раслау тәкъдимнәре торган саен арта барды. Бу сөреш 1894-1953 еллар арасында бигрәк тә көчле булды. Ләкин Швейцария бундесраты аларны гел кире кагып килде. Күпмилләтле һәм күпмәдәниятле илдә гомуммилли һимн “югарыдан” иңдерелгән декрет белән кертелә алмый, аны халык үзе сайлап алырга тиеш, дигән сылтау белән. Шул ук вакытта, “Швейцария догасы” белән беррәттән, Бөекбританиянең ''God Save the Queen'' һимны көенә җырлана торган “Rufst du, mein Vaterland” (“Ватаным, син чакырсаң”)<ref>https://www.youtube.com/watch?v=YRrwHtlk46Q&list=RDYRrwHtlk46Q#t=17</ref> җыры да бик популяр иде. Аның текстын шагыйрь Йоһанн Рудольф Висс (Johann Rudolf Wyss) язган. Аны хәтта рәсми чараларда да башкара башлаганнар. Ләкин бу чаралар Бөекбритания белән бергә үткәрелгән очракта, бер үк һимнны ике тапкыр уйнау кайвакыт дипломатик низагларга да сәбәп булган. Бу исә “Швейцария догасы”ның абруен тагын да ныгыткан.
 
Ниһаять, [[1961]] елда бундесрат, “Швейцария догасын”, бу бит бары тик ил ватандашлары тарафыннан гына иҗат ителгән күркәм әсәр дип, рәсми чараларда куллана башларга рөхсәт биргән һәм аны ахыргача раслар алдыннан өч еллык сынау мөддәте билгеләгән. Бу вакыт үткәч, илнең алты кантоны иске-яңа һимнга каршы чыккан, унике төбәк аны хуплаган, ә җидесе сынау мөддәтен тагын да озайтырга тәкъдим иткән. Шул сәбәпле бундесрат “дога”ны вакытлыча һимн дип кенә расларга мәҗбүр булган.