Швейцария догасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 331:
[[1981]] елның 1 апрелендә, вакыт үтеп тә, альтернатив һимн проектлары тәкъдим ителмәү аркасында, “Швейцария догасы” рәсми һимн итеп расланган, ә “Ватаным, син чакырсаң” җыры бөтенләй гамәлдән чыгарылган.
 
Һәм шуның белән “дога”ны хуплау сөреше... кире якка таба борылды. Хәзер инде, бөтенләй үзгә, яңабаштан эшләнгән һимн булсын, дигән теләкләр торган саен ешрак ишетелә. Янәсе, архаик “дога” нык искергән, үтә күперенке һәм диндарлык рухы белән кирәгеннән артык сугарылган, ул замана чынбарлыгын һәм илдәге үзгәрешләрне чагылдырмый башлады инде. Мондый “дәлилләр”не бигрәк тә илнең социал-демократлар фиркасе ешһәм аның йогынтысында хәрәкәт итүче иҗтимагый оешмалар күтәреп чыга.<ref>https://www.kath.ch/newsd/neue-nationalhymne-weisses-kreuz-auf-rotem-grund-siegt-im-wettbewerb/</ref>
 
[[2004]] елда “Швейцария догасы”ның яңа версиясе тәкъдим ителде, аның тексты авторы – Ульрике Питтнер (Ulrike Pittner). Шул ук елда музыкант Роланд Цосс (Roland Zoss) “Härzland” музыкаль төркеме белән бергә үтә заманча һимн үрнәген чыгарды, аның тексты илдә рәсми статуска ия булган дүрт тел сүзләрен үзара буташтырып язылган. Көе "дога"дан алынган.