Буа (корылма): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
к Kitap Буа (архитектура) сәхифәсен Буа (корылма) итеп үзгәртте
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 5:
 
== Су тегермәне өчен буа ==
Тартмалы су куласалары өчен елгада буа (плотина) төзелү беренче шарт булып тора. Борынгы бабайларыбыз буа төзүне очлаган бүрәнәләрдән субайлар сугудан башлаганнар. Кул көче ярдәмендә субайлар сугу тәртибен язучы [[Мөхәммәт Мәһдиев]] “Мирас”[[«Мирас» журналыныңжурналы]]ның 1993 ел №3 санында “Уйсу болыннар бишеге” язмасында төгәл тасвирлаган. Буа төзү өчен элек чыбык-чабык һәм кызыл балчык, бүрәнәләр, сайгаклар һәм таш куллана торган булганнар. Цемент куллану шактый соңарак кергән. Буада арыклар булырга тиеш. Арыклар ясау өчен бүрәнәләр һәм таза сайгаклар кулланганнар. Елганың үз агымы юнәлешендәге төп арык буадагы артык суны җибәрү өчен кирәк. Буаның читендәрәк төзелгән арыктан су агымы улаклар ярдәмендә тартмалы су куласасына (1) килеп керә һәм аны әйләндерә башлый. Арыктан керүче суның күләмен тегермәнче махсус затвор белән көйләгән. Затворны чыгыр ярдәмендә күтәргәч, улакка керүче су күләме, шул исәптән тегермәннең эшләү куәте дә арткан.
<ref>[http://docs.exdat.com/docs/index-304163.html?page=4 Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә] </ref>
 
Буалар өчен су ташлагыч булуы мөһим. Су ташлагыч – ул сусаклагычтан әкренләп су төшерүгә көйләнгән канал. Әгәр артык су ташланмаса, сусаклагыч тула һәм ярлардан чыга, әйләнә-тирәне баса.
[[Файл:Oosterscheldedam storm Rens Jacobs.jpg|150px|thumb|left|[[Нидерланд]]та Ост-Шельда буасы давыл вакытында]]
 
== Нидерланд буалары ==
[[Нидерланд]] халкы элек-электән диңгездән түбән җирләрдә ясалма түбәләр (''terpen'') ясый торган булган. Алар шунда вакытлыча яшәгәннәр, яки терлекләр асраганнар. [[Урта гасырлар]]да алар диңгездән түбән кимәлдә яткан уңдырышлы туфракны эшкәртә башлаганнар. Су басмасын өчен ул кишәрлекләрне балчык өемнәре белән уратып алалар, буалар төзиләр. Артык су төрле гидротехник чаралар белән диңгезгә куыла. Урыс телендә дамба, шлюз шикелле сүзләр [[Нидерланд теле]]ннән кергән.