Андрей Сахаров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 35:
1947 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1948 елда Сахаровны термотөш коралын булдыру төркеменә алалар, ул бу юнәлештә 1968 елга кадәр эшли. 1950-51 елларда төркем җитәкчесе Игорь Тамм белән бергә идарә ителүче термотөәш реакциясе буенча хезмәтләр әзерли. 1950 еллар уртасында термотөш коралын кирәксә-кирәкмәсә сынауларга каршы чыга, аларны өч мохиттә сынауларны тыю буенча Мәскәү Килешүен эшләгәндә үзеннән өлеш кертә. 1960 елларда иҗтимагый проблемалар буенча да чыгышлар ясый башлый.<br>
1968 елда "Янәшә тыныч яшәү, алгарыш һәм интеллектуаль ирек турында" брошюра яза, ул күп кенә чит илләрдә басылып чыга. 1970 елда кеше хокуклары комитетын булдыруда катнашкан өч кешенең берсе була.<br>
1971 елда совет хөкүмәтенә "Истәлекле язма" дип аталган хат юллый. 1975 елда "Ил һәм дөнья турында исемле китап яза. Шул ук елны Андрей Сахаровка Тынычлык буенча Нобель бүләген бирәләр. 1977 елда "Хәвефләнү һәм өметләр" мәкаләсен яза. 1979-1980 елларда совет гаскәрләрен ӘфганстҗангаӘфганстанга кертүгә кискен каршы чыга.<br>
Шуннан соң ул 1980 елда бөтен хөкүмәт бүләкләреннән мәхрүм ителә (өч тапкыр бирелгән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменнән, Ленин һәм Дәүләт премияләреннән). Хөкемсез-нисез Мәскәүдән Горький шәһәренә сөрелә. Анда "Тынычлыкны саклап калу өчен, ССРБ һәм АКШ ниләр эшләргә тиеш" һәм "Термотөш сугышы куркынычы" мәкаләләрен яза.<br>
1986 ел азагында Андрей Сахаровка Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирелә. Галим Лебедев исемендәге Физика институтындагы элекке хезмәтен дәвам итә''".''<ref>http://booktracker.org/viewtopic.php?t=66583|"Объект" кешеләре" китабы, 1996, Саров</ref>