Ирланд теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 33:
Биш кыска сузык авазның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú (рентген).
 
Ирланд орфографиясенең төп принцибы "''caol le caol agus leathan le leathan"'' дип атала (''тар – тар белән, киң киң белән бергә''). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.
 
Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, ea парында беренче сузык беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, anois (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.