Ирланд теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39:
Хәзерге заман әдәби телендә түбәндәге монофтонглар кулланыла:

• í [i:] — в rí [r’i:] “кыйрал”

• i [i] — в mil [m’il’] “бал” (мёд)

• é [e:] — gé [g’e:] “каз”

• e [e] — te [t’e] “кайнар”

• á [a:] — lá [la:] “көн”

• a [a] — cat [kat] “мәче”

• ó [o:] — ceol [k’o:l] “музыка”

• o [o] — loch [lox] “күл”

• ú [u:] — cú [ku:] “эт”

• u [u] — muc [muk] “дуңгыз”

Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә сузык авазлар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын сузык авазлар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.

Ирланд телендә төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа теге яки бу синтетик кушымча өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, татарчатөрки телләрдәге “бар” ("var") сүзе дә җитеп тора. Мисаллар:

Tá leabhar agam. – Минем китабым бар. – Cүзгә-сүз: “Have + a book + by-me”.

Tá deoch agat. – Синең эчемлегең бар. – “Have + a drink + by-you (sing.)”.

Tá ríomhaire aige. – Аның (ир-атның) санагы бар. – “Have + a computer + by-he”.

Tá páiste aici. – Аның (хатын-кызның) баласы бар. “Have + a baby + by-she”.

Tá carr againn. – Безнең машинабыз бар. – “Have + a car + by-we”.

Tá teach agaibh. – Сезнең өегез бар. – “Have + a house + by-you (pl.)”.

Tá airgead acu. – Аларның акчасы бар. – “Have + money + by-they”.

'''''(дәвамы һәм башка өстәмәләр булачак)'''''