Шотландия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Икътисад: clean up, replaced: кораб → кораб using AWB
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 45:
[[Рәсем:Orkney Skara Brae.jpg|thumb|left|170px|[[Скара-Брей]], [[Скейл култыгы]]нда урнашкан [[неолит]]ик торак пункт.]]
 
Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм [[1018 ел]]да Шотландия короле [[Малкольм II]] [[Нортумбрия]]не [[Карем янындагы сугыш]]та тармартар-мар итә.
 
[[XIII гасыр]] ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши. [[1296 ел]]да [[Англия]] короле [[Эдуард I]] Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тармартар-мар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король [[Иоанна I Баллиол]] буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. [[Эдуард I]] үзен Шотландия короле буларак игълан итә.
 
Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр [[1297 ел]]да [[Уильям Уоллес]] һәм [[Эндрю Моррей]] җитәкчелегендә баш күтәрәләр. [[Стерлинг күперендәге сугыш]]та инглиз гаскәре җиңелә. [[Эндрю Моррей]] сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә.
 
[[Эдуард I]] [[1298 ел]]да яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәм [[Фолкерк сугышы]]нда шотландиялеләрне тармартар-мар итә. [[1305 ел]]да [[Уильям Уоллес]] бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.
 
[[Фолкерк сугышы]]ннан соң бәйсезлек сугышы [[Роберт I Брюс]] ([[1306 ел]]ның [[25 март]]ында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә. [[1314 ел]]да инглизләр тулысынча тармартар-мар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә [[1371 ел]]ның [[26 март]]ында [[Сконе, Шотландия|Сконеда]] король буларак [[Роберт II (Шотландия короле)|Роберт II]] игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән [[Стюартлар]] идарәсе дәвере башлана.
 
Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен [[инглиз-шотланд теле]]н кулланучылар; тауларда яшәүче һәм [[шотланд (гэль) теле]]ндә аралашучылар. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.