Шотландия һимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
Шуларның берсе – «Scotland the Brave»<ref>https://sco.wikipedia.org/wiki/Scotland_the_Brave</ref> ("Кыю Шотландия"). XIX гасырдан ук билгеле булган көйгә (авторы билгесез, халык көе дип санала) җыр текстын Шотландия журналисты Клифф Һэнли 1950 нче елларда иҗат иткән. Әлеге көйгә шигырьләр элегрәк тә язылган булган, ләкин ул хәзер Клифф Һэнли сүзләренә генә җырлана. Бөтен дөньяның тамырлары Шотландиядән булган кешеләре аны милли бәйрәмнәрдә һәм башка тантаналы шартларда куллана<ref>https://www.youtube.com/watch?v=k_iBe4swTi8</ref>. 1990 нчы еллар башына кадәр ул хәтта спорт чараларында да Шотландия һимны буларак уйнала иде.
 
Ләкин "Кыю Шотландия", дөресен әйткәндә, бары тик "фольклор милләте" җыры гына. Ил һәм милләт һимны буларак ул җитди рәвештә кабул ителә алмый. Бәлки шуңа күрәдер, хәзер аны «The Flower of Scotland»<ref>https://sco.wikipedia.org/wiki/Flouer_o_Scotland</ref> ("Шотландия Чәчәге") алмаштырды. Татарча шайтан таягы дип аталган чәчәк бу илнең милли символларыннан берсе булып тора.
 
The Comes фольклор төркеме иҗат иткән "Шотландия Чәчәге" җыры беренче мәртәбә [[1967 ел|1967]] елда яздырылган иде. Хәзер ул Шотландиянең Бөекбританиядән аерым чыгыш ясаучы җыелма такымнары (мәсәлән, футбол һәм регби буенча) уйнаганда Шотландия һимны буларак башкарыла<ref>https://www.youtube.com/watch?v=7vkYiCdn834</ref>.