Вьет теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 332:
E(e) хәрефенең әйтелеше татарның төп үзенчәлекле авазы булган “ә”гә охшаш, ê хәрефе исә сөйләм телендә русларның “белый” сүзендәге кебек яңгырый. Мисал өчен: đen – кара, đến – килеп җитү, quen – таныш булу, quên – оныту.
 
Ачык O(o) авазының да “йомык пары” бар – Ô(ô) авазы. Мисаллар: bóng – туп, bông – мамык, rồng – аждаһа, rong rỏng – озын буйлы. Бу авазларның “ауропача” әйтелешен француз телендә 'зләпэзләп табу җиңелрәк. Татар һәм рус телләрендә йомык ô авазын француздан алынган “депо” сүзендә очратырга мөмкин. Ачык “o” авазын шәкертләргә өйрәтү өчен мөгаллимнәр гадәттә тавыкларның “русча” ничек кыткылдавын искә төшерәләр: “Ко-ко-ко-ко-ко!” Вьет телендә исә “có” сүзе “бар” (имеется), “әйе” дигән мәгънәне белгертә. Ләкин “йомык” аваз белән әйтелә торган “cô” сүзе татар теленә “кыз” дип тәрҗемә ителә.
 
Мавыктыргыч фонетикасы булган вьет телендә бер генә сузык авазны дөрес әйтмәсәң дә, көлкегә каласың...