Майлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 3:
 
==Төрләре==
Майларның 1500 дән артык төре билгеле. Барлыкка килүенә карап хайван һәм үсемлек майларына; биологик функциясенә карап запас һәм протоплазматик; тәгаенләнеше буенча азык, медицина һәм техник майларга бүлеп йөртеләләр. Хайван майлары җир хайваннары ([[сыер]], [[дуңгыз]], [[сарык]] майлары), диңгез имезүчеләре ([[кит]], [[тюлень]] майлары), балык (тәрәч балыгы бавырыннан) һәм кайсыбер хайваннарның сөтеннән алынган (мәсәлән, ак май) майлар; үсемлек майлары кипкән (җитен, киндер майлар), ярымкипкән ([[көнбагыш мае|көнбагыш]], мамык майлар), кипмәгән (кокос, [[пальма мае|пальма]] майлары) майлар бүлеп йөртәләр. Гадәти шартларда югары концентрациядә туендырылмаган май кислоталары эфирларыннан торган майлар (линол, линолен һәм олеин) — сыек, туендырылган май кислоталары эфирларыннан торган майлар (пальмитин, стеарин) — каты матдәләр. Тыгызлыклары 103 кг/м³ ким, t<sub>кайнау</sub> 250°C якын (югары вакуумда); төтенләү (160—230°С) һәм үзеннән үзе ялкынлану (340—360°С) температуралары хас. [[Бензин]]да, бензолда, диэтил эфирында, хлороформда яхшы, ацетонда, этил спиртында начар эри. [[Водород]], [[галогеннар]], органик булмаган кислоталар белән реакциягә керә; һавадагы кислород белән оксикислоталарга, альдегидларга һәм кетоннарга таркалган пероксид кушылмаларны барлыкка китерәләр (майларның химик бозылуы); минераль кислоталар, кирәгеннәнн артык эссе пар, ферментлар тәэсирендә глицеринга һәм ирекле кислоталарга кадәр гидролизлана. Майлар үсемлек һәм хайван күзәнәкләре составына кергән матдәләрнең төп төркемнәренең берсен тәшкил итә; организмда җылылыкны көйләү буенча мөһим роль үти (1 г майларда 1 г аксым йәки углевод окислануына караганда 2 тапкыр күбрәк энергия бүлеп чыгара). Майлар җитешмәү [[тире]], [[бөер]], [[күз]] һ.б. органнарның зарарлануына, артык микъдарда куллану [[симерү]]гә китерә.
 
==Өйрәнү тарихы==