Бөтендөнья мирасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
Төп исемлек белән бергә куркыныч астында булган бөтендөнья мирасын билгеләүче өстәмә өлеше дә бар. Аңарга төрле табигый яки кеше тарафыннан тудырылган сәбәпләр, хәрби низаглар һәм сугышлар, җир тетрәү һәм башка табигый бәла-каза, экологик пычрану, браконьерлык һәм тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш аркасында вакытлыча куркыныч астында калган объектлар кертелә.
 
Әйтик, 2007 елда гарәп ориксының резерваты ([[Оманда|Оман]]), тыюлык территориясенең кечерәйтелүе һәм ак ориксны аулауның дәвам иттерелүе сәбәпле, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасыннан чыгарылды. 2009 елда [[Эльба]] елгасының [[Дрезден]] шәһәре янындагы үзәне дә ([[Алмания|Алманиядә]]), культуралы әйләнә-тирә мохитне саклау зонасында автомобиль күпере төзелү аркасында, исемлектән төшеп калды.
 
== Билгеләмәләр ==
Бөтендөнья мирасы исемлеген төзүнең төп максаты — үз төрендә уникаль булган объектларны таныту һәм саклау. Моны күздә тотып һәм гаделлеккә омтылу максатында, махсус бәя бирү билгеләмәләре булдырылды. Баштарак ([[1978 ел|1978]]дан башлап) алар [[мәдәни мирас]] объектлары өчен генә кабул ителде, һәм билгеләмәләр исемлегендә алты пункт бар иде. Соңрак, дөнья кыйтгалары арасында ниндидер дәрәҗәдә тигезлек булсын өчен, табигый объектларга кагылышлы һәм дүрт пункттан торган исемлек барлыкка килде. Ниһаять, [[2005 елдаел|2005 елда]] ике төр мирас өчен уртак билгеләмәләр дә булдырылды. Хәзерге бөтендөнья мирасы объектларының һәркайсы теге яки бу билгеләмәләрнең<ref>[http://whc.unesco.org/en/criteria/ Рәсми сәхифәдә билгеләмәләр исемлеге] {{Калып:Ref-en|}}(ингл.</ref> ким дигәндә берсенә җавап бирә.
 
=== Мәдәни билгеләмәләр ===
[[Файл:Bochnia_poland_saltmine.jpg|мини|Бохнядагы тоз шахтасы ([[Польша]]) — исемлектә 32 нче санлы объект]]
* '''(I)''' Объект кеше иҗади даһилыгының кабатланмас үрнәге булып тора.
* '''(II)''' Объект билгеле бер вакытта яки мәдәни киңлектә, архитектурада яки технологияләрдә, монументаль сәнгатьтә, шәһәрләрне планлаштыруда яки әйләнә-тирә мохиттә кешелек кыйммәтләренең бер-берсенә шактый зур йогынты ясавын күрсәтә.
Юл номеры - 54:
* [http://www.unesco.org/ru/underwater-cultural-heritage/ Су асты мәдәни мирасын саклау конвенциясе
* [http://www.nhpfund.ru/ "Табигый мирасны саклау" фонды]
* [http://www.thesalmons.org/lynn/world.heritage.html Объектлар исемлеге]{{Калып:Ref-en}})
* [http://www.vokrugsveta.ru/encyclopedia/index.php?title=Бөтендөнья_мирасы "Дөнья тирәли" энциклопедиясе]
 
== Искәрмәләр ==
<references />
[[Төркем:Бөтендөнья мирасы]]