Бөтендөнья мирасы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 10:
"Бөтендөнья мирасы объекты" статусы табигый мирас объектларына түбәндәге өстенлекләр бирә:
* кабатланмас табигый комплексларның бөтенлегенә һәм сакланып калуына өстәмә гарантия
* территорияләрнең һәм алар белән идарә итүче оешмаларның абруен
* исемлеккә кертелгән объектларны популярлаштырырга һәм табигый ресурслардан файдалануның башка ысулларын (беренче чиратта, экология туризмын) үстерергә ярдәм
* бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау өчен финанслар җәлеп итүдә (беренче чиратта, Бөтендөнья мирасы фондыннан) өстенлекләр
* табигый объектларның саклануын күзәтеп баруны һәм тикшереп торуны оештырырга булышлык
Үз территориясендә бөтендөнья мирасы объектлары урнашкан дәүләтләр аларны саклау буенча үз өстенә йөкләмәләр ала.
Төп исемлек белән бергә куркыныч астында булган бөтендөнья мирасын билгеләүче өстәмә өлеше дә бар. Аңарга төрле табигый яки кеше тарафыннан тудырылган сәбәпләр, хәрби низаглар һәм сугышлар, җир тетрәү һәм башка табигый бәла-каза, экологик пычрану, браконьерлык һәм тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш аркасында вакытлыча куркыныч астында калган объектлар кертелә.
Әйтик, 2007 елда гарәп ориксының резерваты ([[Оманда|Оман]])
== Билгеләмәләр ==
Бөтендөнья мирасы исемлеген төзүнең төп максаты — үз төрендә уникаль булган объектларны таныту һәм саклау. Моны күздә тотып һәм гаделлеккә омтылу максатында, махсус бәя бирү билгеләмәләре булдырылды. Баштарак ([[1978 ел|1978]]дан башлап) алар [[мәдәни мирас]] объектлары өчен генә кабул ителде, һәм билгеләмәләр исемлегендә алты пункт бар иде. Соңрак, дөнья кыйтгалары арасында ниндидер дәрәҗәдә тигезлек булсын өчен, табигый объектларга кагылышлы һәм дүрт пункттан торган исемлек барлыкка килде. Ниһаять, [[2005 елда|2005] ике төр мирас өчен уртак билгеләмәләр дә булдырылды.
=== Мәдәни билгеләмәләр ===
|