Бәхәс:Россия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Milli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 97:
::::Русия - колониаль сүз, Тукай яшәгән вакытта татарларда дәүләтчелек аерым формасы булмаган, шуңа күрә бөек шагыйрь бу сүзне язарга мәҗбүр булган. Колониаль режим, изү астында яшәүче халыкка ''Русия'' сүзе көчләп тагылган, ягъни "монда һәркайда Рус-иле-җирләре, татар җире монда бөтенләй юк, хәттә Казан - хәзер рус шәһәре дип, шуңа күрә бу Русия" дип кычкыралар, бу чын шовинистик караш. Россия - грек сүзе, чит ил сүзе, алынма сүз. Татар телендә Рәсәй сүзе булганга күрә, аңа приоритет - өстенлек бирелергә зарур, җитмәсә охшаш сүз кардәш төрки телләрдә (башкортча, казакъча) кулланыла. Әлбәттә, мин язган мәкаләләрдә хәзер тик Рәсәй сүзе кулланыла, ләкин, минемчә, бу төркемнәр атамаларына да кагылырга тиеш. Колониаль уйлаудан азат булырга кирәк.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 16 мар 2016, 11:57 (UTC)
:: Рус телле мохите тышында яшәүче татарларга, латин имләсен кулланулары аркасында [[Rusiä]] дип язылу уңайлырак. Элекке СССР илләрендәгеләргә (татарларның күпчелег) киресенчә, иң кулае — [[Россия]]. Кириллицада [[Рәсәй]] дип язылуына каршы түгел, тик статистика бу атаманың киләчәге юклыгын күрсәтә бугай.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 мар 2016, 13:19 (UTC)
: Татарлар бу сүзләрне ничек әйтә соң? [РУСИЙӘ], [РӘСӘЙ], [РАССИЙӘ]. Димәк, "Россия" сүзен әйтү - татар теле фонетикасына бөтенләй ят нәрсә (ике "сс"ны әйтү ни тора!). "Рәсәй" - фонетика һәм сингармонизм ягыннан иң уңайлысы. "Русия" - тарихи сүз, аны үзе Тукай кулланган. Нәтиҗәдә, "Россия"не бөтенләй кулланмаска кирәк ("элекке СССР илләрендәгеләргә "суыткыч" урынына "халадильник" әйтүе дә кулай, тик бу дөрес түгел). Русия - мәкалә исемнәрендә булсын, Рәсәй - калган башка урыннарда синоним буларак кулланылсын (мәкалә авторы теләге буенча). Һәм Русия - Рәсәй буенча ике яклы #ЮНӘЛТҮ сылтамалары булсын.--[[Кулланучы:Milli|Milli]] ([[Кулланучы бәхәсе:Milli|бәхәс]]) 8 апр 2016, 16:24 (UTC)
«Россия» битенә кире кайту.