Абагасыманнар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Абагаларның төзелеше: clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: using AWB
Юл номеры - 21:
 
== Абагаларның үрчүе ==
Яфракның* Яфракларнын аскы ягында споралар өлгерү урыны булган спорангийлар үсә. Уңайлы шартларда спора шыта, һәм аннан кечерәк пластинка — үсентек ярала. Бу — гаметофит. Ул абагаларда еш кына ике җенесле, анда күкәй күзәнәк һәм сперматозоидлар өлгерү урыны булган ана һәм ата җенес органнары барлыкка килә. Аталану су тамчысында бара. Зиготадан яралгы үсә, ул тамырлангач, үсентек үлә. Яралгы спорофитка әверелә.
 
Кайбер абагаларның споралары төрле зурлыкта була. Бу — төрле споралы абагалар. Аларның вак ата спораларыннан (микро-споралардан) ата үрчү органнары белән гаметофит үсә. Эре ана споралардан (мегаспоралардан) күкәй күзәнәкне өлгертүче гаметофит үсә. Туклыклы матдәләрнең спораларда, аеруча мега-спораларда, туплануы төрле споралы абагаларга шактый өстенлек бирә — спорадагы туклыклы матдәләрне файдаланып, гаметофит аның эчендә үк үсә башлый. Тиз үсеш алу нәтиҗәсендә аталану гадәттәгедән иртәрәк уза, һәм бөтен үсеш циклы тизрәк төгәлләнә. Санап үтелгән үзенчәлекләр аркасында, төрле споралы абагалар тирәлек шартларының үзгәреп торуын җиңел кичерәләр.
Юл номеры - 30:
Кайбер төрләренең яшь сусыл яфракларын [[Япония]]дә салат ясау өчен файдаланалар. Халык [[медицина]]сында абага яфрагыннан махсус рецепт буенча суалчан куа торган дару әзерлиләр. Күп төрләрен аквариумнарда үстерәләр. Азот үзләштерүче цианобактерияләр белән симбиозда яшәүче абагаларны, [[азот]] чыганагы буларак, дөге басуларында туфракны [[азот]]ның эрүчән кушылмаларына баету өчен кулланалар.
 
Абагалар [[Җир]] йөзендә киң таралган һәм төрле тирәлектә очрый. Дымлы [[тропик урманнар]]да алар аеруча күптөрле, анда абагалар агач астында үсә. Агаччыл формалары тропик тауларда аеруча күп. Мондый климатлы пояста яшәү формасы белән үзенчәлекле — лианасыман абагалар очрый. Дымлы тропик урманнарда төрле эпифит абагалар, ягъни башка үсемлекләрдә үсүчеләре күп. Сулыкларда йөзеп йөри торган күпьеллык абагаларның берничә төре бар. Уртача климат илләрендә таралган абагаларның күпчелеге — коры җирдә үсүче күпьеллык үләнчел үсемлекләр.
 
Рэсэмнэр<gallery perrow="5">
== Галерея ==
<gallery perrow="5">
File:Adiantum lunulatum W IMG_2336.jpg|''Adiantum lunulatum''
Image:Fern.jpg|Мәңгелек блехнум, ''Blechnum nudum''