Кулланучы:Frhdkazan/WILR: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 17:
 
=== Күптеллелексез нигә булмый ===
Берәр телдә энциклопедия булмавы һәм булганын аның халкы үстермәве кешелек өчен бу халыкның элекке буыннары туплаган мәдәни тәҗрибәсеннән мәхрүм калуга китерә ала. Бу хәл исә кешелекнең туплам интеллектуаль кәшефчелек сәләтенең, соңыннан иҗтимагый тотрыклылыкның кимүенә китерә ала.
 
Аерым халык өчен дә, бөтен дөнья халкы өчен дә бар телләрнең энциклопедияләре бар белемне тасвирлый алу өчен, бар төшенчәләрне һәм аларның төрле якларын документлаштыра алуыбыз кирәк – бу очракта телләр тупланган тәҗрибә һәм бәйле приоритетлар нигезендә барлыкка килгән махсус карашларны бигеләүче призма буларак әһәмиятле.
 
Бу тупланган белемне бар кешеләр файдалана алырлык дәрәҗәдә саклау эшендә телләр бу тәҗрибәне саклаучы, ташучы һәм тапшыручы мохит буларак әһәмиятле.
 
Ягъни, кешелек тарафыннан тупланылган бар белем һәм тәҗрибәгә ирешү мөмкинлеген тотрыклы саклый алу телләрнең дәвамлы яши алулары өчен кирәкле шартларның булдырылуын таләп итә.
 
=== Үз [[суверен дәүләт]]е булмаган халык телләрендәге бүлекләр ===
Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин":