Йолдызча зурлык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Йолды́зча зурлык''' — [[Җир]]дәге күзәтүче карашы буенча берәр объект яктылыгының үлчәмсез сан сыйфаты. Гадәттә [[күк җисемнәре]]нә карата куллана. Йолдызча зурлык объектның физик хасиятләргә ([[яктылык]]ка), аңа кадәрге ераклыкка, күренмә почмакча зурлыкка һ.б. бәйле. Йолдызча зурлык объектның ялтыравының үлчәм берәмлеге булып тора. Йолдызча зурлык никадәр азрак булса, аның яктылыгы шулкадәр зуррак була.
 
Ике объектның күренүчән йолдызча зурлыгы:
: <math>m_1 - m_2 = -2{,}5\, \mathrm{lg} \left( \frac{L_1}{L_2} \right)</math>
 
биредә {{math|<var>m</var>}} — объектның йолдызча зурлыгы, {{math|<var>L</var>}} — [[яктыртучанлык]]
== Билгеләмә ==
Күренмә йолдызча зурлыкның хәзерге төшенчәсе [[б.ч.к. II гасыр]]да борынгы греклы астроном [[Гиппарх]] тарафыннан йолдызларга бирелгән зурлыкларга тәңгәл килү өчен куелган. Гиппарх бөтен йолдызларны алты зурлыкларга бүлде. Иң якты йолдызларны ул беренче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты, ә иң тоныкларны — алтынчы дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты. Арадаш зурлыкларны ул калган йолдызлар арасында тигез бүлде.