Коңгырт кәрлә: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «300px|мини|уңда|Коңгырт кәрләләр зурлыгы [[Кояш һәм Юпитер…» |
(аермасы юк)
|
22 фев 2016, 21:19 юрамасы
Коңгырт кәрлә ("асйолдыз" яки "химик йолдыз") — 0,012-0,0767 Кояш массалы асйолдызлар объектлары (аларның массасы 12,57-80,36 Юпитер массасына тигез).
Йолдызларда кебек коңгырт кәрләдә җиңел элементлар төшләрендә (дейтерий, литий, бериллий, бор) термотөш синтезы реакцияләре баралар, ләкин баш эзлеклелектәге йолдызлардан аермалы буларак водород төшләре кушылу реакцияләреннән җылылык чыгару зур түгел һәм җиңел элементлар саны беткәннән соң, йолдыз астында термотөш реакцияләре туктыйлар, шуннан соң коңгырт кәрлә тиз суына, планетасыман объектка әверелә, шуңа күрә бу йолдызлар баш эзлеклелектә тормыйлар.
Баш эзлеклелектәге йолдызлардан аермалы буларак коңгырт кәрләдә җылылык күчерү тик турбулент конвекция исәбендә бара һәм йолдыз үз тирәнлеге буенча бериш була.