Кызыл зур йолдыз: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 12:
 
Билгеле кызыл зур йолдызлар — [[Әлдебаран]] (Сәвер ''α''), [[Арктур]] (Үгезкөтүче ''α''), [[Гакрукс]] (Көньяк Хач ''γ''). Болардан зуррак йолдызлар — [[Антарес]] (Гакрәп ''α'') һәм [[Бителҗәүза]] (Орион ''α'') инде [[кызыл үтә зур йолдыз]]лар дип исәпләнәләр.
 
==Кояшның язмышы==
 
Хәзерге заманда [[Кояш]]ның яше якынча 4,57 миллиард ел, бу йолдызның уртача яше. Тагы 5 миллиард ел дәвамында Кояш баш эзлеклелектә калачак, шуннан соң Кояш төшендә водород янып бетәчәк.
 
Аннан соң Кояш төшендә температура һәм тыгызлык бик артачак, [[гелий]] яна башлаячак һәм [[углерод]]ка әйләнә башлаячак.
 
Кояшның зурлыгы 200 тапкыр артачак һәм Җир орбитасына җитәчәк диярлек (0,93 а.б.). Меркурий һәм Чулпан Кояш тарафыннан йотылачаклар һәм буга әйләнәчәкләр.
 
Кояшның киңәюе сәбәпле Җир бик җылытачак һәм тормыш бетәчәк диярлек. 1,1 миллиард елдан соң Җирдәге океаннар буга әйләнәчәк.
 
Кояш шушы кызыл зур йолдыз дәверендә 100 миллион ел дәвамында булачак, аннан соң үзәгендәге ак кәрлә белән планетар томанлыкка әйләнәчәк.
 
== Әдәбият ==