Баш эзлеклелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Баш эзлеклелек''' — Герцшпрунг-Рассел диаграммасының өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның эне…»
(аермасы юк)

17 фев 2016, 21:21 юрамасы

Баш эзлеклелекГерцшпрунг-Рассел диаграммасының өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның энергия чыганагы - гелий һәм водород синтезы нигезендәге термотөш реакциясе булып тора. Герцшпрунг-Рассел диаграммасы:

Баш эзлеклелктәге йолдызларның энергия чыганагы - водород яну һәм беренче чиратта , CNO-циклы, шуңа күрә аларның яктырту сәләте һәм температурасы (спектр сыйныфы) массасы белән билгеләнә:

L = M3,9, биредә L - яктырту сәләте, M - масса

CNO-циклы өч өлештән тора.

CN-циклы (углерод яну):

12C + p 13N + γ +1,94 МэВ ~1,3×107 лет
13N 13C + e+ + νe +2,22 МэВ ~7 минут
13C + p 14N + γ +7,55 МэВ ~2,7×106 ел
14N + p 15O + γ +7,30 МэВ ~3,2×108 ел
15O 15N + e+ + νe +2,75 МэВ ~82 сек
15N + p 12C + 4He +4,96 МэВ ~1,1×105 ел

Нәтиҗәдә 4 протоннан α-кисәкчекләре синтезланалар.

NO I-циклы (кислород яну):

14N + 1H 15O + γ +7,29 МэВ (3,2×108 ел)
15O 15N + e+ + νe +2,76 МэВ (82 секунд)
15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 14N + 4He +1,19 МэВ

NO I-циклы CN-циклында энергия чыгаруны арттыра.

NO II-циклы:

15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 18F + γ +5,61 МэВ
18F 18O + e+ + νe + 1.656 МэВ
18O + 1H 15N + 4He +3, 98 МэВ

CN, NO I һәм NO II өч өлешле CNO-циклын төзиләр.

Шушы термотөш реакцияләрендә Баш эзлеклектәге йолдызларның энергиясе чыгарыла.

Баш эзлеклелек 50 Кояш массалы зәңгәр йолдызлар белән башлана һәм 0,0767 Кояш массалы кызыл кәрлә йолдызлар белән тәмамлана.

Водород яну дәвере күпчелек йолдызлар эволюциясенең вакыты 90 тәшкил итә, шул йолдызлар баш эзлеклелектә тора. Йолдыз төшендә водород янып бетергәннән соң, йолдыз кызыл гигантка әйләнә һәм баш эзлеклелектән читкә чыга. Кызыл зур йолдыз чагыштырмача кыска вакыттан ак кәрләгә , нейтрон йолдызга яки кара тишеккә әйләнә.

Баш эзлеклелектәге йолдызлар тупланмасы өлеше аларның яшен билгели, чөнки йолдызлар эволюциясе тизлеге аларның массасына пропорциональ.