Мирсәет Солтангалиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
к викиләштерү
Юл номеры - 24:
'''Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев''' ([[1892 ел|1892]], [[Кырмыскалы]] авылы, [[Уфа губерниясе]], бүгенге көндә [[Башкортстан]]ның Кырмыскалы районы – [[28 гыйнвар]], [[1940 ел]], Мәскәү) – атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Мөселман халыклары арасыннан [[Сталин]] чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче.
 
Стәрлетамак өязендә урыс теле укытучысы гаиләсендә туа. Мирсәет алты яшьтән укый башлый һәм башлангыч мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. [[1907 ел]]да, бик зур конкурс үтеп, Казандагы[[Казан]]дагы [[Татар укытучылар мәктәбе|Татарская учительская школа]]га (семинариягә) укырга керә. [[1911 ел]]да аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Мирсәет урысчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә итеп, газета-журналларда бастыра. Димәк, гонорар акчасы өс-башны рәтләргә ярап тора. Казаннан соң ук Башкортстанда, [[Ырынбур]]да балалар укыта. [[Баку]]га күчкәч, редакцияләрдә эшли. [[Февраль инкыйлабы]]ннан соң [[Петербург]]ка юл тота.
 
[[1917]] елның 1-11 маенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнарының съезды булып, анда Бөтенрусия мөселманнар советы ([[Милли Шура]]) сайлана. Аның җитәкчесе Ә.Т.Цаликов советның секретаре итеп Солтангалиевне чакыра. Бу аңа инкыйлаби эшчәнлек өчен киң юллар ача. Мәсәлән, ул II Бөтенрусия мөселманнары съездында делегат булып катнаша. Ә [[1918]] елның гыйнвар башында Солтангалиевне Эчке Русия һәм [[Себер]] мөселманнары эше буенча комиссариат рәисе итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул губерна Мөселман комиссариаты рәисе итеп тә куела. 1917 елның июлендә М.Солтангалиев [[РСДРП]]га керә. Хакимияткә килү белән, большевиклар «Русия халыкларының хокук декларациясе»н игълан иттеләр. Декларациядә «Русия халыкларына ирекле рәвештә үз язмышларын үзләре хәл итәргә, теләкләре булса, хәтта аерым дәүләт тә төзергә хокук бирелә» диелә. «Русия һәм Көнчыгыш мөселманнары — хезмәт ияләренә» мөрәҗәгатендә большевиклар халыкка «алтын таулары» вәгъдә итәләр. Мәсәлән, «Моннан алып сезнең динегез һәм гадәтләрегез, сезнең милли һәм мәдәни учреждениеләрегез ирекле һәм кагылгысыз» дип әйтелә.