«Якуб Агишев» битенең юрамалары арасында аерма

4 байта добавлено ,  4 года назад
к
→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
к (→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү)
Якуб Агишев [[1899 ел]]ның [[28 июль|28 июлендә]] элекке [[Сарытау губернасы]]ның [[Кузнецк өязе]] (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең Кузнецк районы) [[Пәлдәнге]] авылында игенче дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, [[1912 ел]]да исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яәүсмер шул сәүдәгәр белән бергә төрле шәһәрләрдә була, аңа йомышчы малай булып хезмәт итә. [[1917 ел|1917]]—[[1918 ел|1918]] елларда Якуб Агишев [[Архангельск]] шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, [[1915 ел|1915]]—[[1918 ел|1918]] елларда экстерн тәртибендә Архангельск реаль училищесын тәмамлый.
 
[[1919 ел|1919]]—[[1925 ел|1925]] елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. [[1926 ел]]да [[Казан]]га килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. [[1930 ел|1930]]—[[1933 ел|1933]] елларда ул [[ТДГПУ|Казан педагогика институтында]] укый, аннары соң анда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире ([[1934 ел|1934]]—[[1937 ел|1937]]), [[Казан педагогия училищесы]] мөдире урынбасары ([[1937 ел|1937]]—[[1939 ел|1939]]), аннары Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары ([[1939 ел|1939]]—[[1945 ел|1945]]), ә [[1945 ел|1945]]—[[1947 ел|1947]] елларда [[Казан театр училищесы]]нда укыта. [[1946 ел]]да [[Габдулла Тукай]] иҗаты буенча [[Мәскәү]]дә кандидатлык диссертациясен яклый, [[1947 ел|1947]]—[[1951 ел|1951]] елларда [[ТДГПУ|Казан педагогика институтында]], [[1951 ел|1951]]—[[1960 ел|1960]] елларда [[Казан дәүләт университеты]]нда укыта.
 
[[XX йөз]] башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча [[Габдулла Тукай]] иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай — патриот» ([[1942 ел|1942]]), «Габдулла Тукай иҗаты» ([[1948 ел|1948]],[[1954 ел|1954]]), «Сайланма әсәрләр» ([[1954 ел|1954]]), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар.
29 380

правок