Рөстәм Кузеев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 28:
Бала чагында Рөстәм авиамодельләр ясау белән шөгыльләнгән, радио белән кызыксынган, винтовкадан ату буенча мәктәп чемпионы булган. Сугыш алдыннан [[Ульяновск]] бронетанк училищесына укырга килә. [[Бөек Ватан сугышы]]н буеннан-буена чыгып, рота комсоргы һәм парторгы, механик-водитель була. Фронттан инвалид булып кайта.
 
Уку йортларыннан ул [[Уфа педагогия институты]]ның тарих факультетын сайлый. Рөстәм Гомәр улы Сталин стипендиясе ала, парторг итеп сайлана. Укуын вакытыннан алда тәмамлап, [[1949 ел]]дан [[«Кызыл таң» гәзите]]ндә эшли башлый, биредә яхшы публицистика мәктәбе үтә. [[1951 ел]]да аны Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакыралар. [[СССРССРБ Фәннәр академиясенең Уфа филиалы|ССРБ Фәннәр академиясе]] филиалы]] Президиумының гыйльми секретаре буларак, ул республикада тарихны өйрәнү буенча берничә юнәлешкә нигез сала. Аннары Иҗтимагый фәннәр академиясендә аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
 
[[Башкортстан дәүләт университеты]]нда СССР тарихы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Яшь укытучыны студентлар бик ярата, соңрак күп кенә галимнәр аны үзләренең остазы дип исәпли. Рөстәм Кузеев “Башкорт АССРы тарихы буенча очерклар” (1966), “Башкорт АССРында эшче сыйныфның формалашуы һәм үсеше” (1971-1975) һәм башка дистәләгән басманы нәшер итүдә катнаша. 1972 елда ул докторлык диссертациясе яклый, профессор, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы исемнәренә лаек була.