Россия фәннәр академиясе: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (24) хәзер Wikidata-да |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 4:
==Тарих==
* [[1724 ел|1724 елның]] 8 февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I карары белән Фәннәр һәм Сәнгать академиясе яки ''Петербург Фәннәр Академиясе'' оештырыла. Ул төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәрне бер йодрыкка туплап, фәнне дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиеш була. 1925 елда оешманың атамасы СССР Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, 1991 елда ул Русия Фәннәр академиясе исемен ала.
==Мәшһүр галимнәр==
[[Төркем:Русия Фәннәр Академиясе]]▼
Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күпсанлы Русия һәм совет галимнәре [[Нобель премиясе]]нә лаек була. Аларның беренчесе – академик [[Иван Павлов]]. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тикшергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда [[Илья Мечников]], кеше иммунитетының үзенчәлекләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле премиягә лаек була. Совет чорында Нобель премиясен алган [[Петр Капица]], [[Жорес Алферов]] кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган [[Алексей Абрикосов]] һәм [[Виталий Гинзбург]] та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган [[Константин Новоселов]] белән [[Андрей Гейм]] да – физиклар.
==Структура==
Бүгенге көндә Русия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 3 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Академиягә 470 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 55 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шулар-ның 500дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 800ләбе Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора.
==Чыганаклар==
* [http://kiziltan.ru/calendar/2331-8-fevral-kazanyshlar-sanap-betergesez.html 06.02: 8 февраль. Казанышлар санап бетергесез]
▲[[Төркем:Русия Фәннәр Академиясе]]
|