Җәүдәт Гыйләҗетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 26:
Җәүдәт Мәхмүт улы Гыйләҗетдинов 1930 елның 15 апрелендә [[Чишмә районы]]ның [[Арслан (Чишмә районы)|Арслан]] авылында туган. [[1952 ел]]да [[Урта Азия дәүләт университеты]]ның тарих факультетын тәмамлап, хезмәт юлын Ташкент авыл хуҗалыгын ирригацияләү һәм механикалаштыру инженерлары институтында ассистент вазыйфасында башлый. 1968-1977 елларда [[Уфа авиация институты]]нда доцент, аннары профессор була.
 
1977-1988 елларда [[Башкортстан дәүләт педагогика институты]]нда социологик тикшеренүләр кафедрасына һәм лабораториясенә җитәкчелек итә. Профессорның фәнни эшчәнлеге 1998-2004 елларда — [[Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге]], 2004-2008 елларда [[Башкортстан Фәннәр академиясе]] белән бәйле була. Ул Уфа гыйльми үзәге Социаль-икътисади тикшеренүләр институты социология бүлегенең беренче мөдире һәм Башкортстан Фәннәр академиясенең Социология буенча гыйльми советы рәисе була.
 
1988 елдан Җ. Гыйләҗетдинов [[Башкортстан дәүләт университеты]]нда гыйльми һәм педагогик эшчәнлек алып бара. Биредә аның актив катнашлыгында Русиядә беренчеләрдән булып “социология” һәм “социаль эш” белгечлекләре ачыла, ике социология кафедрасы оештырыла, аспирантура һәм докторантура, социологик фәннәр буенча диссертация советы булдырыла. Җәүдәт Мәхмүт улы озак еллар үзе оештырган кафедраны уңышлы җитәкли, социология һәм философия фәннәре буенча докторлык диссертацияләре советы рәисе, берничә диссертация советы әгъзасы була, үзе булдырган лабораториядә социологик тикшеренүләр алып бара, студентлар һәм аспирантлар белән эшли, фәнни конференцияләр оештыра, “Башкортстан университеты хәбәрләре” журналының мөхәрририят әгъзасы булып тора.
Юл номеры - 36:
Җәүдәт Гыйләҗетдиновның фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары югары бәяләнгән. 2009 елда Совет социология ассоциациясендә һәм Русиянең социологлар җәмгыятендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне, ил социологиясен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен аңа шушы оешмаларның шәрәфле әгъзасы дипломы тапшырыла.
Ватаныбыз социологиясен үстерүгә өлеш керткәне өчен һәм беренче социология ассоциациясе оештырылуга — 50, Русия Фәннәр академиясенең Социология институты ачылуга 40 ел тулу уңаеннан ул [[Питирим Сорокин]] исемендәге көмеш медальгә лаек була. [[Мәскәү дәүләт университеты]] тарафыннан аңа “Русиядә социологик белем бирүне үстерүгә өлеш керткән өчен” билгесе бирелә.
 
==Чыганак==
* [http://kiziltan.ru/useruploads/files/pdf_kt/kt_201_23_10_12.pdf Кызыл таң, 23.10.2012. Флўрє БОРЋАНОВА. Уфада социология конгрессы бара]