Башкортстан Фәннәр академиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Башкортстан Фәннәр академиясе''' Республика Фәннәр академиясе Башкортстан ССРы Югары Советы…»
(аермасы юк)

9 фев 2016, 05:14 юрамасы

Башкортстан Фәннәр академиясе

Республика Фәннәр академиясе Башкортстан ССРы Югары Советы Президиумы карары белән 1991 елның 6 февралендә оештырыла. Болгавыр елларда республиканың фәнни-техник потенциалын саклап калу, ныгыту һәм үстерү максатында нигез салынган оешма бүгенге көндә Башкортстан фәненең үзәге булып тора. Академия республика фәнни оешмаларының, югары уку йортларының тикшеренү, инновация эшчәнлеген интеграцияләү, аларның үзара бәйләнешен тәэмин итү өлкәсендә зур эш башкара; фән һәм мәгариф, фән һәм икътисад арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ныклы өлеш кертә. Башкортстан галимнәренең Русиядә, чит илләрдә гыйльми тикшеренүләр алып барган хезмәттәшләре белән аралашуын, тәҗрибә уртаклашуын көчәйтү дә – Фәннәр академиясенең игътибар үзәгендә.

Бүгенге көндә Башкортстан Фәннәр академиясе гыйльми эш белән шөгыльләнүче берничә бюджет һәм автоном учреждениене берләштерә, республика фәнни оешмаларына методик ярдәм күрсәтә.

Чыганак