Ай (иярчен): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 81:
Ай кабык, өске мантия, урта мантия, аскы мантия һәм төштән гыйбарәт. Атмосфера юк.
 
==Айны өйрәнү тарихы==
== Айга экспедицияләр ==
Безнең эрага кадәр II гасырда [[Гиппарх]] Айның күктәге хәрәкәте буенча тикшеренүләр алып барса, инде безнең эраның II гасырында аның теориясен астроном [[Клавдий Птолемей]] үстерә һәм “Альмагест” дигән хезмәт яза. [[1609 ел]]да [[Галилео Галилей|Галилей]] [[телескоп]] уйлап тапкач, Айны өйрәнүдә зур прогресска ирешелә, ә 1651 елда Джованни Риччиоли Айның беренче картасын төзи, шушы ук галим Айдагы кратерларга билгеле шәхесләрнең исемнәрен бирә башлый.
 
Астрономик күзәтүләрдә фото­графияләр файдаланыла башлагач, XIX гасырның урталарыннан, Айны өй­рәнүнең яңа чоры башлана. Бу инде җентекле фотосурәтләр буенча Җир юлдашының өслеген бөртекләп ана­лизлау мөмкинлеге бирә, ә 1881 елда Пьер Жансен “Айның фотографик атласы”н төзи.
 
==Айны үзләштерү==
[[Космик очышлар|Космик эра]] башлангач, Ай турындагы мәгълү­матлар шактый тулыланды: андагы туфракның составын Җиргә алып кайтып өйрәнделәр, Айның арткы ягының да картасы төзелде.
 
Айга иң беренче булып планетаара “Луна-2” автоматик станциясе 1959 елның 13 сентябрендә барып җитте, шул ук елда “Луна-3”, Айны әйләнеп очып үтеп, аның арткы, Җирдән күренми торган ягын фотога төшерде.
 
Дөнья тарихында Айга иң беренче булып “йомшак” төшеп утыру миссиясен 1966 елның 3 февралендә советлар иле­нең “Луна-9” автоматик станциясе тормышка ашырды һәм, шулай ук дөнья­да беренче булып, Айның панорамасы фотоларын Җиргә тапшырды. Ә икенче көнне, 4 февральдә, [[ССРБ]]ның бар­лык киң­күләм мәгълүмат чаралары совет фәне һәм техни­касының яңа һәм искиткеч казанышы турында бөтен дөньяга хәбәр таратты: “1966 елның 3 февралендә, Мәскәү вакыты бе­лән 21 сәгать 45 минут 30 секундта, 31 гыйнварда очырып җибәрелгән “Луна-9” автоматик станциясе Ай өслегенә, аның Давыллар океаны районында, Рейнер һәм Марий кратерларыннан көнба­тыштарак йомшак итеп төшеп утырды”.
 
Совет модуленең авырлыгы 99 килограмм була, эченә элем­тәнең теле- һәм радиосистемалары, идарә, кондиционер җи­һаз­лары, энергия чыганаклары һәм камералар урнаштырыла. 3,5 тәүлек очканнан соң, төшеп утыруга 48 секунд һәм Айга 75 чакрым кала, секундына 2600 метр тизлек белән очкан модульне акрынайту җайлан­масы эшкә кушыла.
 
Аппаратның Ай өслегендәге актив “гомере” 46 сәгать 58 минут 30 секунд дәвам итә, шушы вакытта гомум дәвамлылыгы 8 сәгать 5 минут булган җиде радиосеанс оеш­тырыла. Җибә­релгән фотоларда Ай өслегендә нинди туфрак булуы, 1500 метрга кадәр офык аермачык күренә, ә телевизион тапшырулар юлдаш өслеге төрле дәрәҗәдә яктыртылган вакытта дүрт тапкыр үткәрелә. Болар Ай өслеге структурасы турындагы фаразларны расларга, микрорельефны, чокыр һәм ташларның рәвешен һәм зурлыгын җентекле өйрәнергә, Ай өслегенә махсус аппарат белән төшеп утыру мөмкин, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
 
“Луна-9” станциясе академик [[Сергей Королев]] җитәкчелегендә эшләнә һәм Айга космонавтика легендасы вафат булганнан соң 20 көн үткәч төшеп утыра, шуңа күрә бу аппарат Айда С. Королевка мәңгелек һәй­кәл булып калды.
 
Шулай итеп, 60нчы еллар уртасында җиһанны үзләштерү­дә [[АКШ]]ның [[ССРБ]]дан күпкә калышуы аңлашыла. Шуннан Президент [[Джон Кеннеди|Дж. Кеннеди]] “Кешенең Айга аяк басуы 1970 елга кадәр булачак” дип белдерә һәм [[НАСА]] Айга кеше очыру буенча берьюлы берничә программа өстен­дәге эшен активлаштыра. Ул прог­раммаларның иң уңыш­лысы “Аполлон” дип атала. 1968 ел­ның де­каб­рендә астронавтлы “Аполлон-8” Айны урап очып кайта, 1969 елның маенда Айга төшми генә “Аполлон-10” белән репетиция ясап кайткач, шул ук елның 20 июлендә “Аполлон-11” белән очкан астронавтлар беренче булып Айга аяк баса. 21 июльдә Ай өслегенә беренче булып баскан кешенең исеме билгеле була: [[Нил Армстронг]] – башта, икенче булып [[Эдвин Олдрин]] төшә, экипаж­ның өченче әгъзасы [[Майкл Коллинз]] орбиталь модульдә кала. Бу җиһан сәфәреннән алар Җиргә 21,5 килограмм туфрак алып кайта.
 
Моннан соң инде Айга Советлар Союзын­нан да, Америкадан да очышлар бик күп була.
 
Айның туфрагын кешеләр кулы белән җыеп түгел, автоматик аппарат үзе алып кайтуы 1970 елның сентябрендә безнең “Луна-16” станциясе өлешенә төшә. Шул ук елның ноябрендә дөньяда иң беренче планетаход — безнең “Луноход-1” Ай өслегенә төшерелә һәм уңышлы эшләп китә.
 
1971 елның июлендә, американнар Айга дүртенче тапкыр аяк баскач, алар анда “Ай автомобиле”н сынап карый.
 
1973 елның гыйнварында безнекеләр Ай өслегенә “Луноход-2”не төшерә. Ул беренче төрдәшеннән тизрәк (сәгатенә 340 метр) йөри һәм дүрт айда барлыгы 37 чакрым ара үтә.
 
1974 елның 9 августында безнең “Луна-24” ике метр да алтмыш сантиметр тирән­лек­тән алып кайткан туфракта Айда су бул­ган­лыгын ышанычлы итеп расларлык дә­лил­ләр табыла, американнар исә моны 1994 елның гыйнварында — 20 ел үткәч кенә дәлилли ала!
 
1990 еллардан моңа кадәр ССРБ белән АКШ кына “хуҗа” булган җиһанга башка илләр дә аяк басты. Шулардан иң беренче­ләрдән булып [[Япония]] уңышка иреште, [[1990 ел]]да ул — “Хитен”, [[1998 ел]]да “Нодзоми” аппаратларын очырды, 2007 елда җиһанга озатылган “Кагуя” белән аның ярдәмче станция­ләре “Окина” белән “Оюна” да юл алды. Шул ук елда [[Кытай]]ның — “Чанъэ-1”, бер елдан [[Һинд­стан]]ның “Чандраян-1” станция­ләре Айга очты. 2010-14 елларда Кытай тагын берничә аппарат очырды, ә Япония 2018 елга планлаштыра. Әлбәттә, бу елларда АКШ та тик ятмады, төрле тә­гаен­ләнештә булган берничә зонд һәм станция очырды.
 
АКШ — үзенең “Аполлон”, ә ССРБ “Луна” проектларын япкач, җиһан бераз тынып калган иде. Ләкин гасыр башында Кытай Айны өйрәнү генә түгел, луноход һәм экспеди­цияләр җибәреп, анда даими эшләү­че базалар төзергә ният­ләү программасын да игълан иткәч, башка “космик державалар” янә йокыларыннан уянды. Киләчәктә Айга экспеди­цияләр оештырырга планнары турында Русия, Европа, Һиндстан, Япония белдерделәр, ә 2004 елда Президент [[Джордж Буш|Дж. Буш]] АКШның 2020 елга Айда беренче базалар төзүгә юнәлтелгән “Созвездие” программасын гамәлгә ашыра башлавы турында игълан итте, ләкин 5 елдан ул программаны [[Барак Обама]] кире какты.
 
Япония исә киләчәктә Айны роботлар ярдәмендә өйрәнергә планлаштыра. Русия башта Айны — “Луна-Глоб” автоматик стан­цияләре, аннары 2020 һәм 2022 елларда “Луна-Ресурс-2” һәм “Луна-Ресурс-3” луноходлары белән өйрәнүне, алар җыйган туфракны 2023 елда “Луна-Ресурс-4” белән алып кайтуны үз эченә алган күпэтаплы программа башлаячак, аннары инде 2030 елларда космонавтларын экспедицияләргә җибәрә­чәк. Әлеге вакытта илебездә энтузиаст инженерлар тарафыннан төзелүче спутник та, бәлки, шушы программага кушылып китәр.
[[Рәсем:Earth-Moon2.jpg|thumb|center|800px|Җир, Ай һәм аларның арасында аралык]]
== Айга экспедицияләр хронологиясе==
* [[1959 ел]] — «Луна-2», «Луна-3» совет космик кораблары айның тискәре ягын фотога төшерәләр
* [[1969 ел]]ның [[16 июль]] — [[Аполлон-11]] космик корабы старт ала. Беренче тапкыр кешеләр Айга юл тота.
Строка 97 ⟶ 133 :
* [[2009 ел]] — американ «Lunar Reconnaissance Orbiter» һәм «Lunar Crater Observation and Sensing Satellite» орбиталь зондлары
 
 
[[Рәсем:Earth-Moon2.jpg|thumb|center|800px|Җир, Ай һәм аларның арасында аралык]]
 
==Чыганаклар==
* [[Кызыл таң]]: [http://kiziltan.ru/calendar/2306-ianga-rchak-omtylgan-galmg-ashkyngan-keshe.html 02.02.16 Җиһанга һәрчак омтылган галәмгә ашкынган кеше!]
 
{{Кояш системасы}}
{{Rq|stub}}
 
[[Төркем:Җир]]