Чумылдыру: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 13:
[[Православие]] динендәге [[дин]]дарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.
 
== Бәйрәм үзенчәлекләре ==
[[Файл:Крещение 2.jpg|200px|thumb|right|Бәкедә коену]]
* [[18 гыйнвар]]дан [[19 гыйнвар]]га каршы [[төн]]дә һәм киләсе [[көн]] дәвамында [[православие]] дине [[дин]]дарларына суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.
* Келәү вакытында [[чиркәү]]ләрдә, бәкеләр янында суга дога укыйлар (суны «аруландыралар»).
* Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә, коенырга ярый.
* Чиркәүләрдә аруландырылган [[су]]ны өскә кою гадәте бар, бәкедә коенучылар да күп була, әлеге суны өйләренә алып кайтып та коеналар.
* Коенуның асылы — саулык сорау. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка» дип әйтергә, [[Аллаһ]]ыдан сәламәтлек сорарга кирәк.
* Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, имеш, [[ел]] буе бозылмый, саф кала.
 
== Бәйрәм йолалары ==
* Кач (тәре) рәсеме ясау. [[18 гыйнвар]]да каләм белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә дирлек хач (кач) рәсеме ясала. Ул саклау көченә ия, дип юрала, тишекләрдән җеннәр кермәсен өчен шулай эшләнә.
* Багулар<ref>[[Православие]] дине һәртөрле багуны тыя</ref>. Гөнаһсыз үсмер [[кыз]] белән [[егет]]не икесен генә бәкегә суга җибәрү гадәте бар. Алар бер чиләк суны, өстен ак сөлге белән каплап, чәнти бармак белән генә күтәреп алып кайтырга тиеш. Ул суны [[кояш]]ка күрсәтергә ярамый. Кич белән, шул су эченә йөзек салып, багулар башлана.
* [[Нардуган]] уеннары.
{{Портал|Тарих}}
{{Портал|Диннәр}}