Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

к
clean up, replaced: КПСС ҮК → КПСС ҮК (2) using AWB
СССР Конституцияләре буенча Коммунистлар фиркасе «хезмәт ияләренең коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшендә аларның алдынгы отряды» һәм хезмәт ияләренең барлык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының җитәкчелек итүче үзәге (СССРның 1936 елгы Конституциясе), Совет дәүләтенең «җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче көче» (СССРның 1977 елгы Конституциясе) дип игълан ителә. ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча республиканың иң югары закон чыгаручы органы — ЮС, иң югары башкарма органы — ХКС булса да, республикадагы барлык принципиаль мәсьәләләрне хәл итү хокукына фирка өлкә комитеты гына ия була. Дәүләт органнары җаваплы хезмәткәрләренең төп тәркибе, сәнәгать предприятиеләре, кадрларны сәяси һәм һөнәри әзерләү оешмалары җитәкчелеге өлкә комитеты, шәһәр һәм район ком-тлары номенклатурасына кертелә. Өлкә комитетының аппараты зур булмый, шуңа күрә ул агымдагы эшне, башлыча, башкарма хакимиятнең тиешле органнары аша алып бара. Өлкә комитетының 1 нче секретаре фирка өлкә комитеты һәм республика тормышында гаять мөһим роль уйный, ул фирка ҮК органнары белән турыдан-туры элемтәдә тора. Бу вазифа сайланулы санала (1 нче сәркатибны республика фирка конференцияләрендә сайлыйлар), чынлыкта 1 нче сәркатибны ҮК билгели. Эшчәнлегенең беренче елларында Татарстан өлкә комитеты 9 кешедән тора, ул чорда аның бюросында нибары 2–3 татар була, 1944 кә кадәр фирканең Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре вазифасына татар милләте вәкилләре тәгаенләнми. 1920 елларда өлкә комитеты структурасына 5 бүлек — оештыру-инструкторлык (инструкторлык, мәгълүмат, хисап-башкару, транспорт бүлекчәләре һәм хәрби бюро), агитация һәм пропаганда (матбугат һәм тәркибендә керәшен, чуаш, мари, яһүд, латыш, поляк, немец, венгр һәм югослав секцияләре булган милли азчылыклар бүлекчәләре, өмәләр бюросы), хатын-кызлар арасында эш алып бару, авылда эш башкару бүлекләре, ш.у. гомуми бүлек керә. 1923 тә РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына 12 кантком, Казандагы 4 райком, 282 башлангыч фирка оешмасы буйсына. Республика терр-ясенең районнарга бүленешенә бәйле рәвештә, өлкә комитетына буйсынулы шәһәр һәм район оешмаларының исәбе даими үзгәреш кичерә: 1977 дә 9 шәһәр комитеты, 36 райком, 3775 башлангыч фирка оешмасы була.
 
1934 нең 27 мартында, ВКП(б)ның 17 нче җыенының (1934 нең 26 гыйнвары — 10 феврале) фирка органнарын җитештерү-тармак принцибы буенча төзү турындагы карарыннан чыгып, өлкә комитеты бюросы өлкә комитеты аппаратында сәнәгать-транспорт, , сов. сәүдәсе, мәдәният һәм марксизм-ленинизмны пропагандалау, җитәкче фирка органнары бүлекләре һәм махсус сектор оештыру турында карар кабул итә. ВКП(б)ның 18 нче җыены (1939 ның марты) күрсәтмәләре, ҮК Политбюросының союздаш республикаларның ҮКлары, крайкомнар, өлкә ком-тлары һәм шәһәр ком-тлары тәркибендә сәнәгать тармаклары буенча бүлекләр оештыру турындагы карары (1939 ның 29 ноябре) нигезендә, Татарстан өлкә комитеты тәркибендә оборона сәнәгате, транспорт (1939), алга таба — җиңел сәнәгать һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате (1940 ның 21 мае), авиация сәнәгате (1941), сәүдә һәм җәмәгать туклануы (1942), электр станцияләре, җирле ягулык сәнәгате, совхозлар, терлекчелек (1943), мәктәпләр, азык-төлек сәнәгате (1944) бүлекләре булдырыла. Бөек Ватан сугышы елларында, барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә юнәлтеп, фирка өлкә комитеты үз эшен тулысынча үзгәртеп кора. Өлкә комитеты үзгәртеп корыла, яңа бүлекләр оештырыла, пропаганда, оборона, авиация сәнәгатьләре, җиңел һәм җирле сәнәгатьләр, транспорт һәм элемтә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча ВКП(б) өлкә комитеты сәркатиблары вазифалары кертелә. 1943 нең августында ВКП(б) ҮКның «Шәһәр комитетлары, өлкә комитетлары, крайкомнар һәм союздаш республикалар ҮКлары эшен оештыруны тәртипкә китерү турында» карары белән тармак сәркатиблары ин-ты бетерелә, бары тик 1 нче, 2 нче һәм 3 нче сәркатиблар, ш.у. пропаганда һәм кадрлар буенча сәркатиблар вазифалары гына гамәлдә калдырыла; сәркатибларның урынбасарлары вазифалары булдырыла, алар бер үк вакытта тармак бүлекләре белән җитәкчелек итәләр. ВКП(б)ның шәһәр һәм район ком-тларында да тармак бүлекләре оештырыла. ВКП(б)ның 1948 нең 25 октябрендә кабул ителгән «Өлкә комитетлары, крайкомнар һәм республикалар комфиркаләре ҮКлары аппаратларын үзгәртеп кору турында» карарыннан чыгып, 1948 нең 29 октябрендә өлкә комитеты алга таба үзгәртелә. Пропаганда һәм агитация, фирка, профсоюз, комсомол органнары, авыр сәнәгать, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, адм., план-финанс-сәүдә, партколлегия бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы, нефть сәнәгате секторы (1949 дан) оештырыла. 1952 нең апрелендә Татарстан крайкомы төзелә, аның тәркибенә оештырылган Казан һәм Чистай өлкәләренең фирка оешмалары керә. 1953 нең апрелендә өлкәләр бетерелгәннән соң, крайком КПССның Татарстан өлкә комитеты итеп үзгәртелә. 1962 дә [[КПСС ҮК]] карары белән илдә җитештерү принцибы нигезендә фирка оешмаларын чираттагы үзгәртеп кору уздырыла. Өлкә комитеты бюросының 1962 ел 6 декабрь карарыннан чыгып Татарстан өлкә комитеты сәнәгать җитештерүе белән җитәкчелек итү (3 партком буйсынуында) һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән җитәкчелек итү (17 партком) буенча 2 өлешкә бүленә. [[КПСС ҮКныңҮК]]ның 1965 ел 4 гыйнвар карары нигезендә колхоз-совхоз җитештерү идарәләре үзгәртеп корылганнан соң, Татарстан өлкә комитеты тәркибенә оештыру-фирка эше, пропаганда һәм агитация, фән һәм уку йортлары, сәнәгать-транспорт, оборона сәнәгате, нефть һәм химия сәнәгате, җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә, төзелеш. авыл хуҗалыгы, адм. органнар бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы һәм фирка комиссиясе кергән яңа структурасы раслана. Алга таба өлкә комитеты структурасы аз үзгәрешләр кичерә: 1966 да махсус сектор гомуми бүлек итеп үзгәртелә, 1969 да мәдәният бүлеге, 1983 тә икътисад бүлеге оештырыла, сәнәгать-транспорт бүлеге 2 бүлеккә — сәнәгать, транспорт һәм элемтә бүлекләренә аерыла; 1981 дә җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә бүлегеннән сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге аерылып чыга.
 
1990 ның 30 августында ТАССР ЮС тарафыннан ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1990 ның 12 сентябрендә 42 нче өлкә фирка конференциясендә фирка өлкә комитеты КПССның Татарстан республика комитеты (рескомы) итеп үзгәртелә. КПСС рескомының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә — бүлекләр урынына оештыру-фирка эше һәм башлангыч фирка оешмаларын яңарту, идеология, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр һәм хәрәкәтләр белән эшләү, социаль-икътисади сәясәт, аграр сәясәт мәсьәләләре буенча комиссияләр, эшләр идарәсе оештырыла. РФ Президенты [[Борис Ельцин|Б.Н.Ельцинның]] РСФСР Коммунистлар фиркасенең тыелуы турындагы 1991 ел 6 ноябрь Указы чыкканнан соң, КПССның Татарстан рескомы үз эшчәнлеген туктата. Татарстан өлкә комитеты эшчәнлеге дәверендә 42 өлкә фирка конференциясе уздырыла.
1 211 107

правок