Нариман Аитов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 32:
[[1960]]-[[1964|64]] елларда Казан дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында эшли. [[1964 ел]]да илдә беренче социологик лабораторияләрнең берсен оештыра.
 
Шул ук елны [[Уфа авиация институты]] ректоры [[Рифат Мәүлетов]] аны үзенә эшкә чакыра. Аңа философия һәм фәнни коммунизм кафедрасы мөдире урыны бирелә. Коры теория белән чикләнмичә, Аитов эмпирик юнәлешкә кереп китә. Кафедрасы каршында ул Башкортстан обкомының социологик эзләнүләр кафедрасынлабораториясен булдыра. Бу чорда [[социология]] фәне әле аякка гына басып килә иде. Аитов лабораториясе беренчеләрдән булып статистик фәнни эзләнү методикаларын үзләштерә һәм аларны фәнни социологик практикада уңышлы куллана.
 
Практик эзләнүләргә Башкортстан фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының хезмәткәрләре, [[Уфа нефть институты|Уфа нефть]] һәм [[Бөре педагогика институты|Бөре педагогика]] институтлары, фирка һәм совет органнары җәлеп ителә. Лаборатория белән СССР ФА Комплекслы социологик ээзләнүләр институты, Иҗтимагый фәннәр академиясе шикелле оешмалар хезмәттәшлек итә.