Әстерхан дәүләт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 1:
{{Театр
'''Әстерхан дәүләт татар драма театры''' ({{lang-ru|Астраханский государственный татарский драматический театр}}) — [[Әстерхан]] шәһәрендә эшләгән татар театры.
|Исем = Әстерхан татар театры
|Нигезләнгән = [[1907]], [[1918]]
|Ябылган =[[1941]]
|Статус = эшләми
|Урнашу = [[Әстерхан]]
}}
'''Әстерхан дәүләт татар драма театры''' ({{lang-ru|Астраханский государственный татарский драматический театр}}) — [[Әстерхан]] шәһәрендә [[1907]]-[[1941 ел]]ларда (''[[1907 ел]]дан үзешчән, [[1918]]-[[1921]], [[1928]]-[[1941 ел]]ларда һөнәри дәүләт театры'') эшләгән татар театры.
 
== Тарих ==
Беренче спектакль [[1907 ел]]да үзешчәннәр тарафыннан куела, әмма театрның тулы канлы эшчәнлеге [[1917 ел]]дан соң башлана. Аның активында 150 дән артык милли һәм классик пьесалар була.
[[Әстерхан]] [[шәһәр]]ендә [[татар теле]]ндә беренче {{comment|публичный|халык алдында}} спектакльләр [[Әстерхан|шәһәрнең]] урыс театры бинасында һәм Кышкы театрында [[1907 ел]]ның [[гыйнвар]]ында уйнала.
 
==== Беренче премьера ====
Татар драма театрының чәчәк атуы [[XX гасыр]]ның [[1920]]–[[1930]] елларына туры килә. Бу вакытта ул элеккеге «Вулкан» кинотеатрында урнаша. Нәкъ менә шушы көннәрдә театрда [[Зәйни Солтанов]], Ш. Камал, М. Даудова уйный.
[[1907 ел|1907 елның]] [[13 гыйнвар|13 гыйнварында]] [[Әстерхан|Әстерханның]] урыс театры бинасында халык өчен «Төшенү, яхуд Указ бәласе» дигән спектакль уйнала. Бу театрның җанланып китүенә [[Габдулла Кариев|Габдулла Кариевның]] «[[Сәйяр]]» труппасы гастрольләре һәм шәһәрнең милли җанлы мәдәни оешмалары - «Шураи Ислам», «Җәмгыяте исламия»ларның һәм [[Әстерхан]]да чыгып яткан [[газета]]лар тирәсендә тупланган татар яшьләре тәэсир иткән. [[1908 ел]]да «'''Татар драма артистлары иптәшлеге'''» ({{lang-ru|Товарищество татарских драматических артистов}}) исеме белән үзешчән татар драма түгәрәге оеша. Катнашучыларның үҗәтлеге һәм һөнәри осталыкларын даими күтәрү нәтиҗәсендә түгәрәк һөнәри труппага кадәр үсә. [[1918 ел]]да әлеге һөнәри труппа '''«Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлеге''' ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) исемен ала.
==Беренче премьера==
[[1907 ел|1907 елның]] [[13 гыйнвар|13 гыйнварында]] [[Әстерхан|Әстерханның]] урыс театры бинасында халык өчен "Төшенү, яхуд Указ бәласе" дигән спектакль уйнала. Бу театрның җанланып китүенә [[Габдулла Кариев|Габдулла Кариевның]] [["Сәйяр" труппасы]] гастрольләре һәм шәһәрнең милли җанлы мәдәни оешмалары - "Шураи Ислам", "Җәмгыяте исламия"ларның һәм Әстерханда чыгып яткан
газеталар тирәсендә тупланган татар яшьләре тәэсир иткән.
{{Rq|stub}}д
{{Татар театрлары}}
 
==== Куелган спектакльләр ====
* «Кречинский туе» А. В. Сухово–Кобылин комедиясе. Режиссер — [[Зәйни Солтанов]]. ''Рольләрдә'': Кречинский — [[Зәйни Солтанов]], Расплюев — [[Мохтар Мутин]], алпавыт хатыны — [[Суна Сафиуллина]].
* «Юлбасарлар» Ф. Шиллер.
* «Надир шаһ» [[Нариман Нариманов]] пьесасы. Режиссер Г. Адаков. Надиршаһ ролендә [[Мохтар Мутин]], Надир шаһ хатыны – [[Мәрзия Давытова]], шаһ улы – Г. Адаков.
 
== Инкыйлабтан соң ==
[[1918 ел]]да Әстерхан мөселман артистлары берлегенә ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) трагик артист Х. Араблинский һәм махсус [[Бакы]]дан чакырылган [[Азәрбайҗан]] драма театры артисты Х. Терегулов алына, берлекнең исеме '''Әстерхан татар дәүләт драма театры''' итеп үзгәртелә. Театр җитәкчесе һәм режиссер – [[Зәйни Солтанов]], актерлар - [[Мохтар Мутин]], [[Камал I]], [[Сара Байкина]], [[Җәлал Байкин]], [[Зөлкарнәй Байкин]], [[Мәрзия Давытова]], Суна Сафиуллина, [[Гаил Донской]], [[Хәдичә Ханская]], [[Исмәгыйль Кугушев]], [[Габдулла Уральский]] һ.б.<br/>
[[1918]]-[[1928 ел]]лар аралыгында театр тамашаларын ун меңнәрчә кеше карый. «''Өйләнү''», «''Аршин мал алан''», «''Җөйче Гайшә''» спектакльләре даими аншлаг белән уза. Шәһәр үзәгендә урнашкан Кышкы театрга '''«Вулкан» татар дәүләт драма театры''' исеме бирелә. Труппага [[Казан]]нан һәм [[Әстерхан]]нан яшь талантлы актерларны алу дәвам итә. Актерларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан, татар театры каршында сәхнә осталыгы теориясе һәм практикасы курслары ачыла. Курсларның оештыручысы һәм җитәкчесе [[Зәйни Солтанов]] була. Актерларга сәхнә сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, рольгә керү осталыгы һәм грим салу серләре укытыла. Укытуга [[Әстерхан]] рус драма театрыннан белгечләр О.Е. Любимов–Ланской, М.А. Кирсанова, И.Г. Паромонов, К.Г. Решимов җәлеп ителә.
 
== Репертуар ==
Репертуарга классика да, заманча әсәрләр дә алына. Театр активында 150 дән артык милли һәм классик пьесалар була.
* «Кречинский туе» (''Свадьба Кречинского'') А. В. Сухово–Кобылин
* «Өйләнү» (''Женитьба'') [[Николай Гоголь|Н. В. Гоголь]]
* «Юлбасарлар» (''Разбойники'') Ф. Шиллер
* «Саран» Ж.-Б. Мольер
* «Яшь гомер»
* «Банкрот» [[Галиәсгар Камал]]
* «Галиябану» [[Мирхәйдәр Фәйзи]]
* «Юлбасар Галим» Карпов-Крымский
* «Ул булмаса, бу булсын» [[Гозәер Хаҗибәков]]
* «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
* «Җөйче Гайшә»
[[1920 ел]]дан башлап, театр вакытлыча кризис кичерә: [[инкыйлаб]]тан соңгы [[ачлык]], авыр еллар сәбәпле труппадан билгеле актерлар күчеп китә. [[1922 ел]]да янәдән '''Һөнәри эшче театры''' ({{lang-ru|Профессиональный трудовой коллектив}}) исеме белән татар театры тернәкләнеп китә, «Вулкан» театры актерлары Г. Уральский, И. Кугушев, Г. Ильясов, М. Сафина–Кугушева театрга кире кайта, [[Казан]]нан И. Хәйруллин, Г. Донской, Капкаевлар, Асаевлар, Г. Әхмәтов килә. [[1923 ел]]да [[Әстерхан]]га [[Зәйни Солтанов]] кире кайткач, театр эшчәнлеге яңа көч белән җанланып китә.
 
[[1928 ел]]да эшче театрына дәүләт театры статусы бирелә. Труппага [[Камал I]], [[Хәлил Әбҗәлилов]], [[Фатыйма Камалова]] кушыла. Театр яңа статуста [[Идел|Идел буе]], [[Кавказ|Кавказ алды]] [[шәһәр]]ләренә гастрольләргә чыга башлый. Бөтенроссия театр бәйгеләрендә җиңү яулый. [[Кыш|Кыш көне]] театр арендага алынган Рус драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. [[Яз|Яз айларында]] балыкчылар, колхозчылар янында чыгыш ясый, чәчү, балык тоту вакытларында хезмәт күрсәтә. [[Җәй|Җәй көне]] үз бинасы сәхнәсендә (''хәзер Әстерхан ТЮЗы урнашкан урында'') тамашалар күрсәтә. Театрның үз симфоник оркестры була. Оркестр җитәкчеләре булып Шиппер, Г. Байкин, М. Л. Тритуз, Гомәров эшли.
 
[[1941 ел]]да «Вулкан» Әстерхан татар дәүләт театры эшчәнлеге туктатыла.
 
Театр ябылгач, аның актерлары [[Әстерхан]] филармониясе составында концертлар һәм спектакльләр белән чыгыш ясый.
1957 елда Гали Әхмәтов үзешчәннәрдән яңа театр коллективы туплый. Аның чыгышларында Әстерхан рус драма театры артистлары да катнаша. Беренче булып, [[Юныс Әминов]]ның «Чәчәк» әсәрен сәхнәләштерәләр. Аннары [[Муса Җәлил]] шигырьләре буенча «Үлмәс җыр» спектакле куела. [[Хәй Вахит]], [[Таҗи Гыйззәт]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Мостай Кәрим]] әсәрләрен сәхнәгә куялар. Тамашачы яратып өлгергән әлеге коллективка [[1959 ел]]да '''Әстерхан татар халык театры''' исеме бирелә. [[1960 ел]]да халык театрына Царев елгасы күпере артындагы татар мәдәният йорты бинасы тапшырыла. 4 кеше штатта тора (''режиссер, куючы режиссер, баянчы, машина йөртүче)''. 25 үзешчәннән торган Әстерхан татар халык театрының беренче директоры — Мандур Гайнетдинов. Сәнгать җитәкчеләре һәм спектакльләр куючылар — Гали Әхмәтов, Гата Нуруллин, Рамазан Крутов, Сылу ханым Досаева, Рәис Җаббаров (''Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре''). Актерлар — Мәрхәбә Сәгыйтова, Лена Кадыйрова, Зәйнәп Асанова, Рөстәм Садретдинов һ.б.
«Балакайларым» Г. Сәгыйдуллаев, «Язмышлар шундый» Ф. Садриев, «Комедия, комедия» [[Сәет Шәкүров|С. Шәкүров]], «Сугыш кешеләрен онытмабыз» [[Шамил Рәкыйпов|Ш. Рәкыйпов]] әсәрләре сәхнәләштерелә.
 
== Әдәбият ==
# Яваева М. Татарскому народному — 40. «''Горожанин''», 1999 ел, № 38 (сентябрь).
# Усманова А. Астраханский государственный татарский драматический театр. «[[Идель (газета), Әстерхан|Идель]]», 1999 ел, № 9 (''февраль''), № 10 (''март''), № 11 (март), № 13 (''март''),
# Усманова А. Прошлое. Настоящее. Будущее. «[[Идель (газета), Әстерхан|Идель]]», 1998 ел, № 13 (''март'').
 
== Тышкы сылтамалар ==
* [http://history.astrakhan.ws/razvitie20-30.php Әстерхан тарихы. Совет чоры] {{ref-ru}}
* [http://xacitarxan.narod.ru/teatr.htm 1959 елда татар театрына халык театры статусы бирелде]{{ref-ru}}
* [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%90%D1%81%D1%82%D1%80%D0%B0%D1%85%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D0%B4%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%82%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80 Әстерхан татар театры «Милләттәшләр» сайтында]
 
{{Татар театрлары}}
[[Төркем:Татар театры]]
[[Төркем:Татар театрлары]]
[[Төркем:Әстерхан өлкәсе]]