Суперсимметрия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «300px|мини|уңда|Һиггс вакыйгасы '''Суперсимметрия''' яки '''Ферми-Бозе симметриясе''…»
(аермасы юк)

27 дек 2015, 13:05 юрамасы

Суперсимметрия яки Ферми-Бозе симметриясе - табигатьтәге бозоннар һәм фермионнарны бәйләүче фараз ителгән симметрия. Суперсимметриянең абстракт үзгәртүләре бозоннар һәм фермионнар квант кырларын бәйли һәм алар бер-берсенә әйләнә ала.

Һиггс вакыйгасы

Суперсимметриянең үзгәрешләре матдәне тәэсир итешүгә (яки нурланышка) һәм киресенчә әйләндерә.

Бүгенге көндә суперсимметрия физик гипотеза булып кала бирә, чөнки тәҗрибәләрдә исбатланмаган әле.

Дөньябызда тулы мәгънәдә суперсиммериянең булмавы төгәл итеп исбатланган инде, чөнки фермионнар һәм бозоннар төрле массаларга, коргыларга һәм бүтән бер-беренә охшамаган квант саннарына ия (спиннан тыш).

Ниндидер энергиянең чигеннән югарырак энергиядә барлык кырлар супермимметриягә буйсына дип фараз ителә. Гадәти кисәкчекләрнең суперпартнерлар-кисәкчекләре бик авыр булырга тиеш, шуңа күрә табылмаган әле.

Гадәттәге кисәкчекләрнең суперпартнерларын табу - заманча физиканың төп мәсьәләләренең берсе булып тора. Зур адрон коллайдеры аларны табырга һәм тикшерергә булышыр дип көтелә.

Суперсимметриянең математик аппараты 1971 елда ССРБда тәкъдим ителә (Юрий Гольфанд, Евгений Лихтман, Дмитрием Волков, Владимир Акулов), ә тулы суперсимметрия 1973 елда Австрия физигы Юлиус Весс тәкъдим итә.

Суперсимметриянең яхшы яклары

Заманча югары энергия физикасының төп теориясе - Стандарт модельдә суперсимметрия керми. Ләкин минималь суперсимметрия белән Стандарт модельдә яңа кырлар - кисәкчекләр (мультиплетлар) булырга тиеш:

  • фермион кырлары (кварклар һәм лептоннар) өчен скаляр кырлар: скварклар һәм слептоннар (һәр кырга ике яңа кыр) кертергә кирәк;
  • вектор бозоннарның кырлары: глюоннар, фотоннар, W һәм Z бозоннары өчен фермионнарның кырлары - глюиго, фотино, зино, вино (Стардарт модельнең һәр кырына ике яңа кыр) кертергә кирәк.
  • Электрозәгыйфь симметрияне бозу өчен Һиггс бозонының 2 дуплеты кертергә кирәк, ягъни 5 Һиггс бозоны: коргылы Һиггс бозоны (2 иреклелек дәрәҗәсе), җиңел һәм авыр Һиггс бозонннары һәм псевдоскаляр Һиггс бозоны булырга тиеш.

Суперсиммерияне исбатлау өчен Зур адрон коллайдерында нәкъ шушы яңа кисәкчекләрне табырга кирәк.