Бөек француз инкыйлабы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rotlink (бәхәс | кертем)
к fixing dead links
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: гильотина → гильотина (3) using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Anonymous - Prise de la Bastille.jpg|350px|thumb|right|Парижлылар Бастилияне штурмлый. Исемсез рәссам. ]]
 
'''Бөек францу́з инкыйлабы''' ({{lang-fr|Révolution française}}) — [[XVIII гасыр]]дагы [[Франция]]нең социаль һәм сәяси системасы дучар булган иң көчле үзгәрешләр. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Франциядәге феодаль «Иске тәртип» бетерелгән һәм ул монархиядән ирекле һәм тигез ватандашлар республикасына әйләнде. Рәсми ораны — «Ирек, тигезлек, бертуганлык».
==Инкыйлаб башы. Бастилияне алу.==
Бөек француз инкыйлабы [[1789 ел]]ның [[14 июль|14 июлендә]] баш күтәргән [[Париж]] халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган. Ахыры итеп 1794 елның 27 июлен (Термидориан түнтәрелеш) яки 1799 елның 9 ноябрен (18 брюмер түнтәрелеше) санлыйлар.
 
Урта гасырлар Европасында [[феодализм]] чоры булган, илләр белән хокуклары берни белән дә чикләнмәгән монархлар идарә иткән. Гади халык, аеруча гади авыл халкы, [[крестьяннар]] — ярымкол сыйфатында, [[алпавытлар]]ның бернинди хокукы да булмаган милке халәтендә генә, тормыш алып барганнар. Ул заманнарның күп акыл ияләре – [[мәгърифәтчеләр]] ([[Вольтер]], [[Шарль Монтескье]], [[Жан-Жак Руссо]], Мабли, һ.б.) җәмгыять үсешен тоткарлаучы мондый сәяси тәртипне, мондый формацияне реформалау, үзгәртү кирәклеге турындагы проблеманы күтәреп, язып чыкканнар. Шундый алдынгы фикерле шәхесләрнең гадел тормыш, бар кешеләрнең дә, аларның сословие вәкиллекләре, социаль хәлләренә карамыйча бертигез хокуклы итү турындагы идеяләре, бар дөньяда иске феодаль тәртипләрне җимерүгә юл ачып җибәргән, кешелек үсешенең яңа эпохасын ачкан Бөек француз инкыйлабына китергән.
Юл номеры - 14:
[[Файл:Robespierre.jpg|250px|thumb|right|Робеспьер (Сатылмас) - Җәмәгать коткару комитеты рәисе, иң кискен инкыйлаб хәрәкәтенең җитәкчесе]]
[[Файл:Death of Marat by David.jpg|250px|thumb|right|Маратның үлеме, Давид рәсеме, 1793]]
[[1793]] елның мартында инкыйлабка каршы Вандея фетнәсе башлана. Инкыйлаб саклавы өчен Җәмгыять коткару комитеты иң эшлекле Якобитлар тарафыннан (Дантон, Демулен, Робеспьер) оештырыла. Якобитлар үз кулында зур хакимлекне алалар һәм инкыйлабка каршы фетнәсен бастырып Франция Инкыйлабын коткаралар. Тик инкыйлабчылар арасында сәяси көрәш башлана. Шул көрәштә Якобитлар Җирондиләр өстеннән җиңәләр. Күп Җирондиләр кулга алына. Качкан җирондиләр провинциядә фетнәләрне оештыралар.
 
[[1793]] елның 10 июнендә инкыйлабка каршы фетнәләр бастыру өчен Милли Гвардия көчләрендә таянып Якобитлар диктатураны урнаштыралар.
 
1793 елның 13 июлендә конвент көндәше Шарлотта Корде тарафыннан иң мәшһүр, сәләтле Якобит инкыйлабчы - җурналисты Марат үтерелгән. Маратның үтерүенең җавабына Якобитлар Инкыйлаб террорын оештыралар.
 
"Инкыйлаб үз балаларын ашый" - шушы фикере Якобитлар тулысынча исбатлаганнар. Башта алар [[гильотина]] кулланып иң усал үзләренең дошманнарын үтергәннәр, соңрак патшабикәне Мариа-Антуанеттаны, аннары уртача Якобитчыларны да үтергәннәр. Якобитлар җитәкчесе - Робеспьер хәтта үзенең дусларын - Дантонны, Камил Демуленны гильотинага җибәргән. Бөек Террор чоры башланган.
 
"Инкыйлабның башы бар, инкыйлабның очы юк" - гыйбарәсен Якобитлар һәм аларның эзеннән баручылары исбатлаганнар. Соңрак үтерүчеләр дә үтерелгән булган: Демулен, Дантон һәм үзе Робеспьер.
Юл номеры - 27:
 
==Термидориан түнтәрелеше==
[[1794]] елның 27 июлендә Робеспьер җитәкчелегендә инкыйлаби Якобит хөкүмәте Колло д’Эрбуа һәм Баррас көчләре тарафыннан бәреп төшерелгән. Робеспьер башта теш казнасына яраланган булган, ә соңрак гильотинада[[гильотина]]да үтерелгән. Хөкүмәткә Җирондиләр килгән. Термидор яки Милли Конвенты дәвере башланган.
 
[[1795]] елда роялистлар (патша сөючеләре) тарафыннан Конвентка каршы фетнәсен яшь Бонапарт бастырган.
Юл номеры - 46:
 
=== Искелек яңалык белән көрәш ===
Либераль карашлары буенча Русия белән Франция арасындагы бу сугыш исә, чынбарлыкта, прогресс белән регрессның, искелек белән яңалыкның (искечә, һаман да коллыкта яшәү тарафдарлары белән яңача, хөр, ирекле тормыш алып бару тарафдарлары арасында), демократия белән тоталитаризмның, ирек белән коллыкның, якты көчләр белән консерватистик кара көчләрнең бернинди компромиссыз көрәшенең соңгы этабы булган.
 
Әйтергә кирәк: бернинди Наполеонга буйсынган илдә демократик сайлаулар булмаган, анда Наполеонның туганнары һәм иптәшләре патша итеп билгәләнгәннән соң идарә иткәннәр.
Юл номеры - 52:
Французлар беркемне дә басып алмаганнар, бары тик ирек, тигезлек, демократия идеяләрен экспортлаганнар гына. Аларның байрагында «Азатлык, тигезлек, туганлык» дип язылган булган, ирек китерүче француз солдатлары «[[Марсельеза]]"ны җырлый торган булганнар яуга кергәндә, ә русиянекеләр (шул ук вакытта аларның союздашлары да) — «Боже царя храни"ны. Француз солдатлары ирек өчен, бар кешеләрнең дә тигезлеге өчен үлемгә барганнар, ә рус солдатлары патша һәм Ходайлары өчен («За царя и бога») башларын салганнар. Русиянең, аның союздашларының бу сугышта җиңүе, чынлап та бар Европа, бар дөнья өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу — консерватив көчләрнең җиңүе, вакытлыча гына булса да, тарих тәгәрмәченең алга таба әйләнүен тоткарларга, туктатырга маташу омтылышы.
==Түнтәрелештән Икенче Җөмһүриятенә==
Тик бу монарх режимнары үз максатларына ирешә алмыйлар, Франция — союздашлар штыклары белән анда вакытлыча Людовиклар хакимияте торгызылса да, соңыннан барыбер республика булып кала, аннан соң башка Европа илләрендә дә, шул исәптән Британиядә дә, республикалар, парламент монархияләре төзелә. Яңа дөньяда Француз инкыйлабы идеяләрен, француз республикасы төзелү принципларын өлге итеп алып, заманының иң демократик иле — [[Америка Кушма Штатлары]] оеша. АКШ-та заманының иң алдынгы конституциясе һәм «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителә.
 
Бастилия алу көне (14 июль) — Франциянең милли бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Юл номеры - 97:
== Чыганаклар ==
* Әлфир Гафуров. [http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=5483&sid=56fda4ceb62a513b9ab7761b9ef9b87a 1812 елгы сугыш, чынлап та шулай булганмы?]
 
{{яхшы мәкалә}}
 
[[Төркем:Франция тарихы]]
[[Төркем:Инкыйлаблар]]
[[Төркем:Яңа вакыт]]
 
{{яхшы мәкалә}}