Шәриф Камал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Пенза → Пинзә using AWB
Юл номеры - 25:
'''Шәриф Камал''' (''Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев'') — [[татар әдәбияты]] [[классик|классигы]], [[язучы]] һәм [[драматург]].
== Яшь чагы ==
Шәриф Камал 1884 елда ПензаПинзә губернасы Инсар өязенең [[Пешлә]] авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. [[Ләбәжә]] һәм [[Түбән Пешли]] мәдрәсәләрендә белем ала. 16 яшендә атасы белән ачуланышып, Петербург-Казан тимер юл төзелешенә китеп урнаша.
Аннары [[Истанбул]]дагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуын дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф [[Каһирә]]гә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күрә 1905 елда Рәсәйгә әйләнеп кайта. С.[[Петербург]]та яшәүче абыйсы [[Гыймади Байгилдиев]] белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан [[«Нур» газетасы]]нда хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда “Садә" (“Аваз”) исемле шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә.
 
==Иҗат==
===Оренбург===
Моңарчы Ш.Камалның әсәрләре белән [[«Шура» журналы]] аша таныш булган шагыйрь, иганәче, алтынчы [[Закир Рәмиев]] чакыруы буенча, әдип [[1910 ел]]да [[Ырынбур]]га китә. Анда бертуган Закир һәм [[Шакир Рәмиев]]ләр нәшер иткән [[«Вакыт» газетасы|“Вакыт”]] матбагасында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм “Шура” журналы битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1483/read#page6 Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры. бит6 ]</ref> Сәхнә әсәрләре күренә: "Акчарлаклар" (1914), "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915). Соңгы пьесаны зур уңыш белән [[Габдулла Кариев]] [[Сәйяр]]дә сәхнәләштерә. Бу әсәр революция кадәрге татар комедиясенең өлгесе булып санала.
 
Язучының [[Октябрь инкыйлабы]]на кадәрге иҗаты татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Ш.Камалның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Тирән психологизм, эмоциональ-лирик моң, мәгънәви тирәнлек, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең әсәрләренә әнә шул сыйфатлар хас. Кыска хикәя остасы буларак, ул [[Антон Чехов|А.Чеховтан]] өйрәнсә, күләмле әсәрләр авторы буларак [[Максим Горький|М.Горькийны]] үзенең остазы дип саный.<ref name="ReferenceA">Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11</ref>
 
===Казан===
1925нче елдан — Казанда. Биредә ул соцреализм рухындагы әсәрләр яза: «“Матур туганда”, “Таң атканда” романнары, “Таулар”, “Ут”, “Козгыннар оясында”, “Томан арты” пьесалары.<ref>Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11<name="ReferenceA"/ref> М. Шолоховның "Күтәрелгән чирәм"ен тәрҗемә итә.
 
1934 елда [[СССР Язучылар берлеге]]нә алына.
Юл номеры - 46:
<references/>
{{Портал|Шәхесләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Камал, Шәриф}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар драматурглары]]
[[Төркем:Мордовия татарлары]]
{{DEFAULTSORT:Камал, Шәриф}}