Бату Мөлекев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: оркестр → оркестр (4) using AWB
Юл номеры - 27:
[[1928 ел]]ның [[17 апрель|17 апрелендә]] [[Үзбәкстан]]дагы Байсун авылында укытучы гаиләсендә туа. Озакламый аларның гаиләсе [[Оренбург]]ка күчеп килә. Бату кечкенәдән [[музыка]]га тартыла, [[баян]]да, [[скрипка]]да, [[рояль]]дә уйнарга өйрәнә.
 
[[1948 ел]]да Б. Мулюков Оренбург музыка училищесына укырга керә. [[1949 ел]]да Бату [[Оренбург]]ка концерт белән килгән [[Салих Сәйдәшев]] белән очраша һәм аның тәкъдиме белән [[Казан]]га укырга килә. Ул музыка белемен башта [[Казан музыка училищесы]]нда, аннары [[Казан дәүләт консерваториясе]]ндә ала. [[1957 ел]]да консерваторияне тәмамлагач, актив иҗат эшчәнлеге башлана. Төрле мәктәпләрдә хор коллективларының җитәкчесе буларак, аның иҗаты бу вакытта хор өчен җырлар белән бәйләнештә, ул үз тәҗрибәсендә хорның закончалыкларын, тавышның җырлау мөмкинлекләрен белеп җиткерә. Нәтиҗәдә аның “Ел фасыллары”, “Татарстан” кантаталары языла. Бу елларда ул “Бәйрәм увертюрасы” һәм симфоник [[оркестр]] өчен [[Татарстан]] нефтьчеләренә багышланган “Хезмәт турында поэма”сын иҗат итә. Аның ике сюитасы, романслары һәм тынлы оркестр өчен маршлары, балалар өчен инструменталь һәм вокаль әсәрләре барлыкка килә.
 
[[Мәҗит Гафури|М.Гафуриның]] “Кара йөзләр” повесте буенча эшләнгән “Мәхәббәт өчен җаза” операсы республиканың музыка-театр тормышында күренекле вакыйга була. Бу әсәре өчен автор һәм спектакльне куючы төркем [[1984 ел]]да [[Татарстан]]ның [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]]нә лаек була.
Юл номеры - 33:
Композиторның соңгы эшләреннән “Тукай” ораториясе һәм “Сөембикә” (Н.Ханзафаров либреттосы) операсын күрсәтергә була.
 
Б.Мулюков 40 елдан артык гомерен музыка иҗатына багышлый, төрле музыка жанрларында нәтиҗәле эшли. Ул ике опера, зур хор, симфоник һәм тынлы оркестр өчен әсәрләр, халык уен кораллары оркестры әсәрләре авторы. Композиторның иҗат мирасы шулай ук камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләрне үз эченә ала.
 
Б. Мулюков 25 елдан артык үзенең иҗат эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә педагогик эш белән уңышлы рәвештә бергә бәйләп алып бара.
Юл номеры - 43:
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Шәхесләр}}
 
 
{{Тукай премиясе лауреатлары 1970-1980}}
 
{{DEFAULTSORT:Мулюков, Бату}}
[[Төркем:Татар композиторлары]]