Глюон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Карточка |имя = Глюон |стиль_тела = vcard |название = |стиль_названия = |вверху…»
(аермасы юк)

12 дек 2015, 19:43 юрамасы

Глюоннар (инглизчә gluon, glue — җисем) — көчле тәэсир итешүнең таратучы элементар кисәкчекләре.

Глюон
Төзелеш

Элементар кисәкчә

Гаилә

бозон

Төркем

Калибрлау бозоны

Тәэсир итешүләрдә катнаша

көчле тәэсир итешү

Антикисәкчек

үз-үзенә (нейтраль өчен)

Табылган

1979

Масса

0

Квант саннары
Электр коргысы

0

Төсле коргы

Спин

1 ħ

Эчке җөплелек

-

Спин халәтләре саны

2

Изотопик спин

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Квант хромодинамикасы (КХД) буенча глюоннар - кварклар арасындагы көчле төсле тәэсир итешү өчен җаваплы калибрлау бозоннары.

Квант электродинамикасындагы (КЭД) электрик нейтраль һәм үзара тәэсир итешми торган фотоннардан аермалы буларак глюоннар төсле коргыларга ия, көчле тәэсир итешүне тарата һәм тәэсир итешүдә үзләр катнаша. Шунлыктан КХД КЭДннан аңлау өчен шактый катлаулырак булып чыга.

Үзлекләр

Глюон - квант хромодинамикасында векторлы (ягъни бергә тигез спинлы һәм тискәре эчке җөплелекле) кырның кванты. Аның массасы юк.

Кырның квант теориясендә бозылмаган калибрлау инвариантлыгы калибрлау бозонының массасыз булуын таләп итә. Бөтен 1-спины һәм массасызлыгы глюонны фотон белән якынайта.

Массив векторлы кисәкчеләр полярлашуның өч халәтенә ия. Массасыз векторлы калибрлау бозоннары - глюон һәм фотон кебек полярлашуның ике халәтенә генә ия, чөнки калибрлау инвариантлыгы аркылы полярлашуны таләп итә.

Глюонның изоспины нульга тигез. Төссез глюоннар үз-үзенә антикисәкчәләр булып тора.

Тасвир

Электромагнит тәэсир итешүне бердәнбер калибрлау кисәкчәләр төре - фотон тарата, зәгыйфь тәэсир итешүне өч W-, W+ һәм Z-бозон тарата, ләкин көчле тәэсир итешүне 8 бәйсез төр глюон тарата.

Кварк төсле глюонны чәчеп, үз төсен үзгәртә, икенче кварк бу глюонны йотып, тагы үз төсен үзгәртә, шулай итеп көчле тәэсир итешү хасил була, нәтиҗәдә, мәсәлән, протоннар электромагнит этешенә карамастан, бер атом-төштә таркалмыйча торып кала бирә.