Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к →‎Инкыйлабтан соң: викиләштерү
Юл номеры - 52:
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
=== Инкыйлабтан соң ===
Октябрь инкыйлабыннан соң 5—6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог—галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең—төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»<ref>Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит</ref> Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. [[1927 ел]]да хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә [[пенсия]] билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
 
Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[Садри Максуди|С.Максуди]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фуат Туктаров|Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
Юл номеры - 61:
 
[[1938 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм [[1939 ел]]ның [[2 февраль]]дә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул [[1941 ел]]ның [[28 июнь|28 июнендә]] вафат була. Кабере [[Яңа бистә зираты (Казан)|Яңа Бистә зираты]]нда, [[Тукай]] кабере белән янәшә.
 
== Хәтер ==
Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында [[Әнкара]] чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә (1941 ел [[17 декабрь]]) [[Габделбари Баттал|Г.Баттал-Таймас]]ның Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга.