Калки: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
A.Khamidullin (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
A.Khamidullin (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 2:
Ка́лки (санскр. कल्कि, kalkī IAST) - Һинд динендә мессия - Вишнуның аватары, аның унынчы чагылышы. Бу аватарада Вишну ак булып кара атта яки киресенчә кара булып ак атта тасвирлана. Аның кулында янучы кылыч бар, ул кылыч белән дошманнарны кыра, дөньяны торгыза һәм дхарманы торгыза, шуның белән киләчәк торгызуны әзерли. Бу киләчәк аватара һинд хронологиясе буенча Кали юганың ахырында булачак. Кали юганың башы б.э.к. 3102 елга туры килә. Кали юганың озынлыгы 432 мең ел тәшкил итә. Бу югаларның иң начары. Кешеләр үзенең золымлы хисләренә бирешүчән, кешеләр өстеннән явызлык, курку, наданлык, күрә алмау һәм башка начарлыклар хөкем сөрә.
Сәгать сугачак һәм ике мәртәбә туган кеше барлыкка киләчәк, аның исеме Калки Вишнуяшас булачак, ул бик көчле һәм акыллы булачак. Ул ихтирамлы брахманнар гаиләсендә Самбхала авылында туачак һәм рух көче белән корал һәм
— Махабхарата, Араньякапарва өченче китабы (Урман китабы), 188-енче өлеш, «Маркандея әңгәмәләре турында хикәяләр».
|