Солтан Габәши: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Glovacki (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к төркем өстәү
Юл номеры - 27:
'''Солтан Хәсәнгата улы Габәши''' — [[Татарлар|татар халкының]] күренекле композиторы.
 
Солтан Габәши [[1891 ел]]ның [[13 май|13 маенда]] Казан губернасы [[Казан өязе]] [[Алат даругасы|Алат волосте]]ның Тенивраг – [[Солабаш]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Биектау районы]] [[Кече Солабаш]]) авылында [[җәдитчелек|җәдит]] мулла [[Хәсәнгата Габәши]] гаиләсендә туа. [[Мөхәммәдия (мәдрәсә)|«Мөхәммәдия»]] ([[Казан]]) һәм [[Уфа«Галия»]] ([[«Галия»Уфа]]) мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә. Солтан кечкенә вакытында ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. [[Музыка]]га сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша, пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы”).
 
[[1915 ел]]да С. Габәши [[Казан]]га кайта һәм [[КДУ|университетның]] юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач, аны армиягә алалар. Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша. С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә ([[Гаяз Исхакый|Г. Исхакыйның]] “Зөләйха”, [[Фәтхи Бурнаш|Ф. Бурнашның]] “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет” әсәрләре) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы” үз вакытында халыкка киң таныла. Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.
Юл номеры - 50:
{{DEFAULTSORT:Габәши, Солтан}}
[[Төркем:Татар композиторлары]]
[[Төркем:«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсе шәкертләре]]