Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 62.133.162.187 үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды
к төркем, мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 26:
 
==Тәрҗемәи хәле==
Ул [[1899 ел]]ның [[29 декабрь|29 декабрендә]] (яңа стиль белән [[1900 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ы) [[Башкортстан]]ның [[Салават районы]] [[Татар Малаязы|Малаяз]] авылында мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. [[1910 ел]]дан [[Уфа]]да «Хөсәения» һәм [[«Галия»]] мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә [[Шәехзадә Бабич]] фатиха бирә. [[1914]]-[[1916]] елларда, [[Казан]]да [[Мөхәммәдия (мәдрәсә)|«Мөхәммәдия»]] [[мәдрәсә]]сендә укыганда, [[Аң журналы|«Аң»]] һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
 
Нәкый Исәнбәт туган якларындагы [[Таймый|Атау]], [[Тастүбә]], [[Үрге Кыйгы]] мәктәпләрендә татар телен укыта ([[1917 ел]]ның көзеннән, [[1920 ел]]ның җәенә кадәр), халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
Юл номеры - 64:
[[Төркем:Татар теле галимнәре]]
[[Төркем:Татар фольклорчылары]]
[[Төркем:«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсен тәмамлаучылар]]