Һинд дине: юрамалар арасында аерма

1817 байт добавлено ,  6 ел элек
к
бераз өстәдем
(Яңа бит: «'''Һинд дине''' Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд ди…»)
 
к (бераз өстәдем)
Һинд дине дөньяда "[[иң борынгы дин]]" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны ''[[Санатани|{{IAST|Санатана Дхарма}}]]'', "мәңге [[дхарма|канун]]" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен
төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң [[Веда чорының]] [[Тарихи Веда дине|Веда дине]] һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук [[Һинд Үзәне Цивилизациясе]] диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү ([[аһимса]]), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.
 
Һинд ышануларында мөһим темаларга дүрт Пурушартха, адәм тормышының тиешле максатлары, атап ук әйткәндә Дхарма (әхлак/вазыйфалар), Артха (муллылык/эш), Кама (эмоцияләр/сексуальлек) һәм Мокша (ирекле булу), шулай ук карма (гамәл, ният һәм нәтиҗәләр), самсара (яңадан туулар циклы) һәм төрле Йогалар (мокшага ия булу ысуллары һәм гамәлләре) керә. Һинд гамәлләренә пуджа (гыйбадәт кылу) һәм укулар, медитация, гаиләгә ориентацияләнгән узу ритуаллары, ел саен узучы бәйрәмнәр һәм изге урыннарга бару ритуаллары керә. Кайбер Һинд дине тарафдарлары мокшага ия булу өчен иҗтимагый дөньяны һәм материаль милекләрен калдырып, гомер буена дәвам итүче Санньясада (аскетик гамәлләрдә) катнашалар.
 
Һинд текстлары Шрути ("ишетелгән") һәм Смрити ("истә калдырылган")га классификацияләнәләр. Бу текстлар теология, фәлсәфә, мифология, Ведик яджна, йога һәм агамик ритуаллар һәм башка темалар арасында гыйбадәтханә төзү турында сүз алып баралар. Төп язмаларга Ведалар, Упанишадалар, Бхагават Гита һәм Агамалар керә.